АКШ ватандашлар сугышы{{Кораллы низаг
|низаг = АКШ ватандашлар сугышы
|өлеш =
|рәсем = |көндәш1 = ![]() Америка Кушма Штатлары (Берлек/Федерация) |көндәш2 = ![]() Америка Конфедератив Штатлары (Конфедерация) |командир1 = Сугыш сәбәпләре =![]() XIX гасырның беренче яртысында АКШта ике система формалашты. Көньякта колбиләүчелек таралса, төньякта капитализм колач җәя. Бер федерациядә булуга карамастан, штатлар ике икътисадый регионга бүленгән була. Салымнар, колбиләүчелек, яңа штатларның аңлашылмаган халәте һәм башка факторлар каршылыкларны Берлекнең таркалуына һәм сугышка китерә. 1860 ел президент сайлауларында Авраам Линкольн җитәкләгән Республикан фиркасенең җиңүе Берлектән көньяк штатларының чыгуына китерә. Аерылып чыккан 6 штат Америка Конфедератив Штатлары исемле яңа дәүләткә берләшәләр. Соңрак аларга тагын 5 штат кушыла. Сугыш барышыХәрби бәрелешләр 1861 елның 12 апрелендә Самтер форты өчен башлана. Моңа җавап буларак Линкольн көньяк штатларны баш күтәрүчеләр дип атый һәм аларга каршы сугыш игълан итә. 21 июльдә, беренче җитди бәрелештә, төньяклылар артка чигенергә мәҗбүр була. Тагын берничә бәрелештә алар җиңеләләр. ![]() Шул ук вакытта, Улисс Грант җитәкләгән гаскәрләр көнбатыш фронтта күпмедер уңышка ирешә: көньяклыларны Кентукки, Теннесси һәм Миссури штатларыннан чыгара. Мөһим сәүдә һәм стратегик нокта булган Яңа Орлеанны алу исә аеруча әһәмияткә ия. Ләкин 1861 ел ахырына таба төньяклылар янә чигенүгә күчә. 1862 елның 30 декабрендә Линкольн колларны «азат итү турында прокламация»не имзалый. Моннан башлап сугыш коллыкны юкка чыгару төсмерен ала. Сугыш барышында 1863 ел хәлиткеч роль уйный. Төньяклылар тотрыклы җиңү юлына баса. 1865 елның 23 июненедә соңгы генерал Стенд Уэйти гаскәрләре бирелә. Сугыш нәтиҗәләреНәтиҗә буларак Ватандашлар сугышы АКШ тарихында иң кан коючан сугыш буларак тарихка кергән. Сугыш бараышында 600 меңнән артык кеше һәлак булган. Икътисад ягыннан АКШ хөкүмәте 3 млрд доллар югалткан. Коллыкны тыю АКШ Конституциясенең 13 нче төзәтмәсендә беркетелә. Ул 1865 елның 18 декабрендә үз көченә кергән. Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia