Америка Конфедератив Штатлары
Америка Конфедератив Штатлары, шулай ук Конфедератив Штатлар, Конфедерация яки Көньяк буларак билгеле (ингл. Confederate States of America, CSA, The Confederacy, the South) — де-факто бәйсез дәүләт, 1861 елдан 1865 елга кадәр Төньяк Американың көньяк өлешендә, хәзерге Америка Кушма Штатлары территориясендә булган. 1862—1863 еллар дәвамында Конфедератив Штатлар үзенең суверенитетын Британия империясе һәм Франция тарафыннан танылуга ирешкән диярлек, ләкин Геттисберг сугышында җиңелгәннән соң Конфедерацияне беркем дә танымыйган. Көньяк штатлар конфедерациясе 13 көньяк кол хуҗалыгы штатының Америка Кушма Штатлары составынан чыгуы (сецессия) нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Конфедератив Штатлар АКШ ватандашлар сугышы вакытында Кушма Штатларга каршы була. Сугышта җиңелгәннән соң, Конфедератив Штатлар үз яшәешен туктата; Конфедерация составына кергән Штатлар Кушма Штатлар кораллы көчләре тарафыннан басып алынган һәм Көньякны Реконструкцияләү процессы вакытында АКШка реинтеграцияләнгән. Әдәбият
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia