Авеста
«Авеста» (революциягә кадәр басмаларда «Зендавеста»[1] — зенданан, авестий телендәге төп нөсхәсе, хәзер Һиндстандагы парсларның һәм Ирандагы гебрлар дини йола үткәрү теле[2]) зороастрийчыларның изге текстлары җыентыгы. Иранистикада «авестий» теле дип аталган башка беркайда беркетелмәгән үзенчәлекле телдә төзелгән иран (фарсы) әдәбиятенең борынгы үрнәге. АтамасыҮрнәкнең «Аве́ста» дигән рус атамасы, көнбатыш европалыларга ияреп, зороастрийларда фарс. «اَوِستا» (хәзерге әйтелеше [ævestá]) кабул ителгәнгә барып кисешә. Соңгысы үзенә бер төрле сүз, урта фарсы (пехлеви) теленең «пазенд» әйтелешендә «ʾpstʾk» [aβastāγ] < [apastāk][3], зороастрий китапларының урта фарсы канунын билгеләгән. Сакланып калган авестий текстларында бу сүз очрамый, борынгы иран телендәге «*upa-stā-ka-» «урнаштырылган», «кануннар җыелмасы», «нигез» (ягъни «канун») яки «*upa-stāva-ka-» — «дан» мәгънәсендә дип фаразларга гына кала. Пехлеви әдәбиятендә тагын да Авестаның икенче һәм нык таралган мәгънәсе — dyn' [dēn], гадәттә «ышану», «дин», авестий текстларына карата сүз еш кына «(Заратуштраның асылына төшенүе)» билгеләмәсе буларак кулланыла. Авестий текстларының үзендә бу атамалар билгеле түгел. Хом-яштта (Y 9.22) «naska-» — наск, «авестий китабы», турыдан-туры тәрҗ «бәйләм» сүзе очрый. Традицион тарихПехлеви чыганакларына буенча, Заратуштраның Аһура Мазданнан алган асылына төшенүе аны, патша кебек, яклаучысы Кави Виштапс булган, һәм бу текст 12 мең үгез тиресенә алтын кара белән язылган. Аның токымы Дарий Дарян (ягъни Дарий, Дарийның улы) Авестаның ике күчермәсен һәм аның тәфсирен Гандж-и Шапикан һәм Диз-и Нипишт («крепость писаний») саклагычларына урнаштырган. Александр Македонский, Әһәмәниләр державасын бөлгенлеккә төшергән чорда, китапларны диңгезгә ташлап һәм утка ягып, Авестаны да юкка чыгарган, ә бер өлешен грек теленә тәрҗемә итәргә боерган. Аршакид патшасы Валахш (фараз буенча, Вологез I күз уңында тотыла, б. э. I гасыр) үз заманының дастурлары ярдәмендә, төрле өзекләрдә сакланган һәм телдән тапшырылган авестий текстларын җыю һәм кодификацияләү буенча башлангыч омтылыш эшләгән. Ул идарә иткәндә, Авеста экземплярлары шәһәрләргә җибәрелгән, өйрәнү һәм саклауга тапшырылган. Изге риваять текстларын җыю эше Сәсәниләр монархиясенә (б. э.к. III) нигез салган Ардашир I дәверендә дәвам иткән, аның күрсәтмәсе буенча югары дастур Тансар булган текстларны һәм аларның тәфсирен тәрҗемә иткән. Ардаширның улы Шапур I Авестаны, үз чорындагы грек, һинд һәм башка гыйльми хезмәтләрнең тәрҗемәләре белән, Гандж-и Шапига саклагычына куйган. Югары дастур Адурбад Махраспаннан, зороастрий диненең иң бөек апологеты һәм остазы, Шапур II дәверендә (IV г.), авестий җыентыгының һәм канунның соңгы редакциясен, 21нче китапта («наск») тәртипкә китереп, Авестаның Зендын — авест. zainti — «белем», «аңлатма» дип аталган урта фарсы теленә тулысынча тәрҗемә иткән, шуннан килеп чыга инде җыентыкның «Зенд-Авеста» (ягъни «Аңлатма һәм Канун») дигән таралган атамасы. Зендның соңгы редакциясе Хосров I Ануширван (б. э. к. VI г.) дәверендә төзелгән[4]. Хәзерге Авеста![]() Хәзерге заман зороастрий берләшмәсендә басмасыз дәверләрдә (XIX гасырга кадәр), ким дигәндә соңгы меңьеллыкта дин әһелләре күчереп язган Авестаның кулъязмаларына барып кисешә. Сакланып калган иң иртә манускрипт XIII г. (1288 ел), кулъязмалар колофоны XI гасырга кадәр тапшырылуын раслый. Бөтен булган манускриптлар X г. кулъязмаларына[5], "Сәсәниләр архетибы"на — Сәсәниләр заманындагы үрнәк күчермәгә барып тоташканы билгеле. Манускриптлар традиция буенча Зенд-Авестага (тәрҗемәгә), Сан («саф», литургик максатта тәрҗемәсез кулланылган авестий текстлары) бүленә. Борынгы иран телләренең һәркайсында төзелгән Авеста Аурупада «авестий әлифбасы», Иран зороастрийчылары din-dabire, «дини хат» дип йөрткән үзенә бер төрле әлифба нигезендә язылган. Зороастрийчылар арасында шулай ук чын латин әлифбасына әллә ни туры килмәгән латиница транслитерациясе һәм гарәп-фарсы язмасы таралу ала. Моннан тыш, Авестаның күп кенә текстлары хәзергәчә күңелдән, мобедлар аша, сөйләнелә. Хәзерге Авестаның бүлекләреГимн Ахура-Мазде
1. Спросил Ахура-Мазду Аһура-Маздага арналган гимннан өземтә (Яшт 1, «Ормазд-яшт»)[6] Сакланып калган Авеста традиция буенча 5 «китапка» һәм аларга кертелмәгән берничә өлеш һәм фрагментлардан (атамасы янәшәсенә китапның кыскартылган индексы күрсәтелә) тора:
урта санскр. yajña) — төп «Ясна» зооастриячеләр литургиясендә укыла торган текстан торган иң әһәмиятле китап. Шактый төрле эчтәлектәге 72 бүлекне («хаити», авест. haitī — турыдан-туры «бәйләм») берләштерә). 28-34, 43-51, 53 бүлекләрдә бөтен авестий җыелмасының иң хөрмәтле өлешен Гатлар, Аһура Маздага багышланган метрик гимннар алып тора, зороастризм традициясе һәм күпчелек галимнәр аларның авторлыгы Заратуштра пәйгамбәренең үзенә туры килә дип раслана.
Сәсәниләр АвестасыСәсәниләр дәүләте җимерелеп, гарәпләрнең Иранга керүе һәм исламлашу башлаганнан соң, зороастрий җәмгыятьләре общиналары дәүләт яклауыннан мәхрүм кала, аларның храмнары һәм мәдәни үзәкләре еш кына җимерелә яисә алар урынына мәчетләр төзелә. Безнең көннәргә кадәр яшәп килгән ике иран общинасы (Йәзд һәм Керман) һәм парсиҙар б. э. II меңьеллыгы башында, Авестаның кулъязмалары югалгач һәм юк ителгәч, аларны саклаучы берникадәр мобедлар ислам диненә әверелдергәч, дини чыганаклар җитми башлый. Сакланып калган Авеста гыйбадәт үткәргәндә һәм шәхси дога укыганда файдалана торган текстлардан торганы күзгә ташлана. Деградациягә бирелгән җәмгыятьләр, беренче чиратта, нәкъ менә аларны саклап калырга тырышкан да инде. Кулланышта йөртелмәгән авестий текстларыннан пехлевия китапларында өземтәләр цитата генә сакланган. Югалган Авестаның эчтәлеге турында шулай ук пехлеви әдәбиятындагы «вәхи» откровение сылтамалары буенча да фикер йөртергә була. Сасанид Авестасын әле үзләштерү мөмкин булганда төзелгән Дендкард китабы (X гасыр) авестаның 21нче наскы эчтәлегенә кыскача күзәтүне үз эченә ала, ә аларның өчесе, һәр бүлекнең эчтәлеген кетеп, аеруча җентекләп тасвирлана. Дендкард нигезендә, Авест 348 бүлекне берләштергән 21 китаптан («наска») торган, һәм бу китапларның һәркайсы Ахун Ваирья зороастрий догасының 21 сүзенә туры килгән. Кодекс (намазда юллар саны буенча) өч өлешкә бүленгән:
Авеста наскалары, бер генә искәрмә (Видевдад наскы тулысынча сакланган) заманча «китаплар» белән корреляцияләнмиләр, соңгылары башлангыч авестий кодексының гыйбадәт кылу әйберләреннән гыйбарәт. Денкард буенча Авеста НаскаларыGāsānīg (Гатик)
Hadag-mansrīg (Дин кагыйдәләре, фәне)
Dādīg (Кануният)
Авестий текстларының килеп чыгуы һәм тапшырылуыЭчтәлеге һәм тел билгеләре буенча авестий текстларын ике өлешкә бүлергә була:
Иске авестий һәм яшь авестий текстлары язылуы арасында берничә йөз ел узган дигән фараз бар. Аннары Олуг Авеста теле һәм күпмедер дәрәҗәдә стиле һәм эчтәлеге буенча ведий әдәбиятенең борынгы үрнәге булган Ригведага якын тора. Турыдан-туры алынмаган мәгълүматлар буенча Олуг Авестаның яшен (Заратуштра вәгазләре чорына тиешле) якынча б. э. к. 1000-енче елларына кадәр чор белән билгеләнә (б. э. к. 1200-800 ел.)[7]. Кече Авестаның иң борынгы текстлары (Ясна, Яшттарның күпчелеге) Әһәмәнидәр чоры белән билгеләнә (б. э. к. VI гасыр). Баштарак текстлар зороастрий руханилары коллегиясе тарафыннан авыз-тел иҗаты буларак буыннан буынга тапшырылган. Авестаны Аршакилар дәверендә язылган дигән соңгы мәгълүмат чыганаклары, дөрес түгел, дип алып ташланырга тиеш түгел, әмма фаразланган "Аршакидар Авестасы"на (әгәр ул булса) Сәсәниләр вакытында язылган йогынтысын күзәтеп булмый. Авестий текстары тапшырылуында түбәндәге этапларны аерырга була: Олуг Авеста 4. Кече Авеста белән бергә текстлар тапшырылуының дәвам итүе.
Кече Авеста
Авестаның эчтәлегеАвестаның эчтәлеге, төрле стильдәге катламнарның булуы, төзелү вакыты һәм урыны, шулай ук бу катламнарның төрле авторларының дини карашлары белән аерылып торуы нәтиҗәсендә, төрле. Эклектик булуына карамастан, Авестаның барлык текстлары — кайсылары баштан ук, калганнары мөхәррирләү нәтиҗәсендә — гомумән алганда, Аһура Мазданы — Авестаның үзәк фигурасын хөрмәтләүгә корылган. Моннан тыш, җыентыктагы сакланып калган авестий текстлары башлыча дини характерда һәм кабатлаулар бөтен һәйкәлнең 1/3 өлешен алып тора. Авеста һәм Көнбатыш цивилизациясеБорынгы греклар мобед-маглар укый торган гимннар һәм догалар турында белсә дә, ә Гермипп аңа Зороастр иҗат иткән ике миллион шигъри юллар турында мәгълүм, дип расласа да, көнбатыштагы Борынгы Иран дини әдәбияты турында реаль мәгълүматлар бик аз һәм XVIII гасырга кадәр Аурупада Авеста турында берни дә билгеле булмаган. Беренче тапкыр Видевидед-саде дигән авестий текстын Оксфорд китапханәсенә Сурат сәүдәгәре 1723 елда тапшыра, әмма бу текстны беркем дә укый алмый. 1755 елда Һиндстанга гади солдат итеп җибәрелгән француз галиме ba:Анкетиль-Дюперрон гына, парсия руханиларының берсенә ышанычка кереп, авестий текстларын укырга һәм тәрҗемә итергә өйрәнә. 1762 елда Франциягә әйләнеп кайткач, ул Король китапханәсенә 180 авестий, пехлевий, фарсы һәм санскрит зороастрий кулъязмаларын бүләк итә, һәм 1771 елда Аурупада беренче тапкыр Авеста француз теленә, ә 1776 елда Ригада алман теленә тәрҗемә ителә. Башта яңа ачылган Авестаны, гасырлар буе формалашкан реаль Заратуштра белән уртаклыгы аз булган Зороастр образын күз алдына китергән Аурупа халкы һәм галимнәре тирән скептицизм белән каршы ала. Анкетиль-Дюперронны ялганлыкта гаеплиләр һәм ул хәерчелектә ошбу фани дөньядан китә. Әмма Авестаны тикшерә башлаган көнчыгышны өйрәнүче белгечләр, шулай ук 1835 елда Георг Фридрих Гротефендның борынгы фарсы шына язуының тугандаш борынгы фарсы телендә шифрын укуы Аурупаны Авестаның чынлыгына ышандыра һәм борынгы иран мәдәнияте һәм дине белән тыгыз танышу башлануына нигез сала. Авеста Көнчыгыш һәм Көнбатышның фәлсәфи фикеренә зур йогынты ясый. Георг Гегель (1770-1831 еллар) ассызыклаганча, зороастрий дини системасының нигезе — ике каршылыкның — Игелек һәм Явызлык — көрәшен тану. Иоһанн Вольфганг Гётеның (1749-1832 еллар) иң танылган әсәрләренең берсе «Көнбатыш-Көнчыгыш диван»да «Борынгы фарсы дине гаһеде» шигыре бар. Анда шагыйрь Авестаны караңгыда ут тантанасына ышаныч буларак аңлавын белдерә. Гимннарның кайбер идеяләре һәм образлары белән псих-физик параллелизм теориясенә нигез салучы Теодор Фехнер (1801-1887) дә илһамланган. Әмма Фридрих Ницше танылган «Заратустра шулай әйткән» китабында пәйгамбәргә «гайяр кеше ягъни табигатьтән өстен зат» һәм «мәңгелек кайту» идеясе караган дип язган. Рус телендәАвестаның рус теленә беренче тәрҗемәсен Каэтан Коссович 1861 елда башкарган.
ИскәрмәләрСылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia