Айдар (Яшел Үзән районы)
Айдар — Татарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы авыл. Яшел Үзән шәһәреннән 45 чакрым ераклыкта урнашкан Халык саны — 209 тирәсендә. Почта индексы — 422534. ТарихТарихи чыганакларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә Айдар авылы атамасын шактый еш очратырга туры килә. Айдар авылы, күрәсең, Казан ханлыгы чорында да булган. Ул Е. И. Чернышев җыеп чыгарган тарихи исемлектә Ходарова-Айдарова дип бирелгән. Д. А. Корсаковның тарихи хезмәтендә дә Айдар авылы искә алына. Авылда XVIII йөздә ясак түли торган 83 татар һәм 43 керәшен татары яшәгән. А. Артемьев хезмәтендә Айдар авылындагы 94 хуҗалыкта 294 ир-ат һәм 307 хатын-кыз яшәгәнлеге күрсәтелә. Бер мәчет эшләгән. 1898 елда Айдар авылында татарлар көн күргәне билгеләнә. 1908 елга авылда 936 кеше яшәгән. Галим Марсель Әхмәтҗанов 14 буыннан торган Күгәй би шәҗәрәсен беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертте. Ул бу шәҗәрәнең өч варианты барлыгы турында яза. Шуларның берсе, Күгәй авылыннан табылган 3. Әдиатуллин вариантының төп нигезе, түбәндәгедән гыйбарәт: Казан би → Күгәй би → Исәнбулат → Сөләйман → Акбатыр → Зәйни → Әхмәди → Солтан → Әмир → Хәйбулла → Әдиатулла (1885— 1975) → Хатип (1929) → Рифат. Шәҗәрәнең телдән сөйләнгән легендасы бар. 1390 ел тирәсендә дүрт агай-эне Эрә суы тирәләренә килеп утыра. Аларның өлкәне Күгәй би исемле булып, калганнары Күгеш би, Айдар би һәм Ислам би дип аталганнар. Боларның һәрберсе үз исеме белән авыл нигезләгән: Күгәй би — Күгәй авылын, Күгеш би — Күгеш авылын, Айдар би — Айдар авылын, Ислам би — Ислам (Слам) авылын. XX йөз башында Айдар авылында ике мәхәллә була. XVIII йөз ахырында оешкан беренче мәхәлләдә 399 ир-ат, ә икенчесендә 205 ир-ат исәпләнгән. Беренче мәхәллә мәчете 1878 елда төзелә. Бүгенге көндә үзгәртеп төзелгән хәлендә икенче мәхәллә мәчете сакланып калган. Яңа мәчетнең проекты губерна хакимияте тарафыннан 1901 елның 4 августында раслана. Шул ук елны бу агач мәчет төзелеп бетә. Авыл атамасыАйдар авылы исеме нугай этнонимы «айдар»га мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән. Авыл янында Иске йорт дип аталган урын бар. Айдар авылы элек шушы урында, Бай ди ермагы тирәсендә була. Бервакыт урманда кемдер куш имән кисә. Ул имәндә кыргый умарта кортларының оясы булган икән. Бал, кискән урыннан агып чыгып, шундагы бер чишмәгә агып төшә. Кешеләр чишмә суын баллы дип уйлыйлар һәм шушы «Баллы чишмә» янына, авылның хәзерге урынына күчеп утыралар. Бу чишмәнең сере шуннан соң гына ачылган, имеш. Шушы авыл кешесе Айдар Зариповта саклана торган истәлектә авыл оешу турында түбәндәге вакыйгалар хикәя ителә:
Бу истәлектә язылганча, Айдар авылы 1721 елда, ягъни беренче ревизия вакытында теркәлгән. Авыл халкыАйдар авылы халкы күршедәге Күгәй, Күгеш, Татар Исламы һәм Тау Иле авыллары кешеләре белән июнь башларында күңелле итеп Йуа җыены (Җужа уйыны) үткәргәннәр. Авыл халкы хәтерендә «Келәү боткасы», яисә «Йорт боткасы» дип аталган гореф-гадәт, ырым-йолалар белән бәйләнешле риваять сакланган. Бу ботка йорт ияләре өчен борайдан пешерелә һәм ашаганда сөйләшмичә ашыйлар икән. Элек келәүне, бер капчыкка төрле сөякләр, ат башы сөякләре тутырып, келәтләргә, сарай-абзарларга, чормаларга асканнар. Келәүнең тиюенә ышанганнар. «Келәве көтә» дип, аңа атап, почмакка акчалар куйганнар. Элекке вакытларда келәү асмаган кешене «келәвең дә юк синең» дип кимсеткәннәр. Революциягә кадәр авылда 2 мәчет эшләгән. Шуларның берсендә мәдрәсә урнашкан булган. Хәзер авылда мәчет салганнар. Халык зиратны киңәйткән, тирә-юнен тотып алган. Күренекле кешеләрАйдар авылында композитор Сара Садыйкованың ире Газиз Вәлитов (Газиз Айдарский) туып үскән. Айдарский фамилиясен ул туган авылына нисбәтән алган. Айдарский (Вәлитов) Газиз Исхак улы (1898—1933) — актер, режиссер. Ул 1922—1924 елларда Казанда Беренче үрнәк театры артисты (1926 елдан Татар академия театры), 1924—1933 елларда Мәскәү үзәк татар эшче театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры була. Демография
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар. ТабигатьАвыл халкы әйтерсең лә табигать белән берләшеп яши. Һәрберсенең тарихына карата халык хәтерендә нинди дә булса риваять-истәлек сакланып калган. Шәм күлеАвыл янындагы Шәм күлен Билалетдин бабай болай тасвирлады: «Аның суы бик салкын. Тирә-юне элек тоташ кара урман булган. Күл яныннан узганда шәм яндырып кына үткәннәр. Адаштырган, имеш». Җиде кыз күленеңҖиде кыз күленең дә үз тарихы бар. Тешләре сызлап үлгән җиде кыз күмелгәнгә күрә, күл шундый исем алган. Ә менә кайчандыр булган сугышның корбаннары күмелгән урын Үзән дип аталган. Әрлән кизләвеАвыл тирә-юнендә чишмә-кизләү, ерым-ермаклар, чокырлар һәм басу-ышналар байтак. Әрлән казыган урында су чыккан, шуның өчен кизләү Әрлән кизләве исемен йөртә. Гөбе ермагыГөбе ермагы. Чат чокырындагы ермакка су алыр өчен гөбе куйганнар. Атама шуңа нисбәтән бирелгән. Шәриф чишмәсеАвыл кырыенда гына чишмә ага. Аны Шәриф чишмәсе дип атыйлар. БиектауАвылга якын гына урындагы тауны Биектау дип атыйлар. Бу урында аерым-аерым ике тау тора. Алып бабай ике аягыннан да чабатасын салып тузанын каккан, шуннан тау хасил булган, дип сөйлиләр. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3] ИскәрмәләрЧыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia