Кече Ачасыр
Кече Ачасыр (рус. Малые Ачасыры) — Татарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы авыл. ЭтимологияТопоним татарча кече һәм Ачасыр ойконимы (чуашчадан атасыз) сүзләреннән барлыкка килгән.[2] Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[4] ТарихыАвыл Казан ханлыгы чорыннан билгеле. ХVІІІ — XIX гасырның беренче яртысында халык дәүләт крестьяннары категориясенә караган, анганчы йомышлы татарлар авылы булып исәпләнгәннәр. якынча Бу чорда халыкның төп шөгыльләре игенчелек һәм терлекчелек була, 3 җил тегермәне, 2 вак кибет эшли.[5] 1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волосте составына керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантоны составында. 1927 елның 14 февраленнән Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августында Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районнарында. Хәзерге вакытта Түбән Урысбага авыл җирлеге составында. Халык саны2010 елда авылда 70 кеше, 2018 ел 58 кеше яшәгән (татарлар), нигездә пенсионерлар. ДинАвылда мөселман мәхәлләсе ХVIII гасырда ук инде булган. XIX гасыр ахырында 50 % чукындырылган дип саналган, әмма мөселман динен тота биргәннәр һәм инде 1897 елда рәсми рәвештә мөселманнар булып исәпләнгәннәр.[6] 1859 елда мәчет булуы билгеле.[7] 1887 елда авылда яңа мәчет төзелә, 1912 елда яңартыла.[5] ХХ гасыр башында шулай ук мәдрәсә (1909 елда 25 малай һәм 15 кыз белем аган) эшләп килгән.[5] 2017 елның 21 августында яңа Мөршидә мәчете ачыла.[8][9][10] Хуҗалык итү1930 елда авылда «Татарстан» колхозы оештырыла. 1958 елдан Түбән Урысбага, Югары Урысбага авыллары колхозлары белән берләштерелә. 2003 елдан «Кызыл Шәрык Агро» акционерлык җәмгыяте эченә кертелә.[5] Искәрмәләр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia