Акрамово күтәрелеше
Акрамово күтәрелеше (1842) — мари, татар, чуаш крестьяннарының милек хокукларын яклап анти-феодаль күтәрелеше. ТарихыҖир кишәрлекләрендә җәмәгать сукалауларын[1] көчләп кертү нәтиҗәсендә, шулай ук 1840-1842 елларда П.Д. Киселев реформалары нәтиҗәсендә крестьяннарга өстәмә яңа салымнар кертү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бу рус булмаган крестьяннарның хокукларын киметү булып торган. Күтәрелеш Казан губернасының Козмодемьянск, Зөя, Спас, Чуел, Чебоксар, Ядернә өязләрен һәм Сембер губернасының Буа өязен колачлый. Барлыгы 12 меңгә якын кеше катнаша. Күтәрелеш барышында (19 май) Казан губернасының Муньял авылы һәм Акрамово авылы янында хөкүмәт гаскәрләре белән бәрелешләр була, 5 меңгә якын кеше катнаша, алар чалгы, балта, сәнәкләр, мөгезлекләр белән коралланган булалар. Восстание җитәкчеләре 1812 елгы сугышта катнашучылар була. Халык бу восстаниене Шурча вăрçи – «Акрамово сугышы»дип атый башлый. Сәнгатьтә![]() Нәфис әдәбиятта Акрамово күтәрелеше чуваш язучысы Хведер Уярның "Акрамово янында" романында сурәтләнә . Акрамово күтәрелешен үзенең әсәрләрендә А. М. Тагаев-Сурбан сурәтли [2] . Моны да карагызИскәрмәләр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia