Александр Куприн

Александр Иван улы Куприн
Туган телдә исем Александр Куприн
Туган 7 сентябрь 1870(1870-09-07)
Русия империясе, Пенза губернасы, Наровчат авылы
Үлгән 25 август 1938(1938-08-25) (67 яшь)
Ленинград
Үлем сәбәбе яман шеш
Күмү урыны Литераторские-мостки[d]
Ватандашлыгы Русия империясе
Әлма-матер Икенче Мәскәү кадет корпусы[d][1] һәм Александр хәрби укуханәсе[d][1]
Һөнәре язучы
Җефет Елизавета Морицовна Гейнрих[d]
Балалар Ксения Александровна Куприна[d]
Сайт Рәсми сайт

 Александр Иван улы Куприн Викиҗыентыкта

Шаляпин белән Куприн

Александр Иван улы Куприн (рус. Александр Иванович Куприн) — танылган рус язучысы.

Әнисе ягыннан Төмән өязе борынгы татар кенәзләре Колынчаковлар нәселеннән. Күп әсәрләрендә Куприн үзенең татардан чыкмышын ассызыклый.

Купринның иң мәшһүр әсәрләре: "Поединок" (Алышу), "Гамбринус" (1907), "Гранатовый браслет" (Анар төсле беләзек), "Яма" (Чокыр), "Белый пудель" (Ак йөнтәс эт), "Алеся". Шушы әсәрләр буенча нәфис фильмнар төшерелгән, "Алеся" буенча Марина Влади катнашында "Колдунья" дигән фильм ясалган, һәм "Сябры" төркеме "Алеся" җырын багышлаган.

Биография

Куприн 1870 елның 26 августында Пенза губернасы Наровчат авылында туа. Әтисе 1871 елда үлә. 1873 елда Купринның әнисе толлар йортына күчә. Балачактан ук Куприн энергиялеге, лидерлыкка омтылу һәм фантазиясе белән аерылып торган.[2]

1888 елда Мәскәү Александров хәрби училищесына укырга керә. Аннан 1890 елда подпоручик чинында чыга. Уку чорында беренче хикәясен яза. Армиядә Куприн 4 ел була һәм 1894 елда отставкага чыга.

Соңыннан ул Русия һәм Украина буйлап сәяхәт итә. 1890 елларда Киевта яши, анда "Киев төрләре" дигән очерклар сериясын яза. Киев периодында "Гаҗәп доктор" әсәрен яза.

1901 елда Куприн Петербургка күчә. Бу заман аның иҗат чәчәк ату чоры булып санала.

19201937 елларда ул эмиграциядә була. 1937 елның май аенда Куприн Ленинградка кайта һәм шунда, 1938 елның 25 августында үлә.

Сылтамалар

Китаплар

Татар теленә тәрҗемәләр

  • Куприн, А. И. Ак пудель / А. И. Куприн ; тәрҗ. И. Туктаров. Казан: Татгосиздат, 1950. 62 б.: рәс. белән (Мәктәп китапханәсе)
  • Куприн. Саташу: беренче хикәя. Чуалчык: икенче хикәя / Куприн ; тәрҗ. Садри. Казан : Электро-типография "УМИДЪ", 191339 б.("Юл" китапханәсе нәшриятыннан. 70нче китап)
  • Куприн, Александр Иванович. Повесть һәм хикәяләр / А. И. Куприн ; ахыр сүз язучы һәм тәрҗ. Р. Даутов. Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1970. 283 б.
  • Куприн, А. И. Атышу: Повесть / А. И. Куприн ; тәрҗ. Р. Даутов ; ред. С. СибгатуллинКазан : Татарстан китап нәшрияты, 1976288 б. : рәс. б-н. 0-62
  • Куприн Александр. [1]. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1988. — 496 б.

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 С. Венгеров Куприн, Александр Иванович // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1906.
  2. Язучы Александр Купринның биографиясе
Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya