Александр Турчинов
Алекса́ндр Валенти́н улы Турчи́нов (укр. Олександр Валентинович Турчинов, 31 март 1964, Днепропетровск) — Украина сәсясәт һәм дәүләт эшлеклесе, 2014 елның 23 февраленнән 7 июненә кадәр Югары Рада карары буенча Украина президенты вазифаларын башкарган (бөтен халык алдында сайланмаган).[1] БиографияАлександр Турчинов 1964 елның 31 мартында Днепропетровскида туган. 1986 елда Днепропетровск металлургия институтын тәмамлаган. 1987—1989 елларда — райком сәркатибе, комсомолда пропаганда бүлеге мөдире. КПСС демократик платформасының эшен координацияләгән. 1990 елда "УНА-пресс АПН" информацион агентлыгының Украинадагы бүлегендә баш редактор, 1991 елда Халыкара мөнәсәбәтләр, икътисад, сәясәт һәм хокук институнтын оештырган һәм аның башында торган. 1992—1993 елларда — Днепропетровск өлкә администрациясендә икътисад комитеты җитәкчесе, 1993—1994 елларда — Украина премьер-министры Леонид Кучманың икътисади сораулар буенча киңәшчесе. 1999 елда Юлия Тимошенко белән берлектә «Батькивщина» берләшмәсен оештырган. 2004 елдан — Украина имнлек хезмәте башлыгы; 2005 елда, Юлия Тимошенко хөкүмәтенең отставкасы белән ризасызлык белдереп, үзе дә отставкага чыга. 2007 елның языннан — Украина милли иминлек советы сәркатибенең беренче урынбасары, шул ук елның декабрендә беренче вице-премьер урынына билгеләнә. 2010 елда Виктор Янукович тарафыннан хөкүмәт отставкага чыгарыла, Турчинов та үз постын югалткан. 2012 елда Югары Радага «Батькивщина» фиркасеннән сайлана. 2014 елның 23 февраленнән 7 июненә кадәр Югары Рада карары буенча Украина президенты вазифаларын башкарган. Шулай ук карагызИскәрмәләрТышкы сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia