Украин Совет Социалистик Республикасы
Украин Совет Социалистик Республикасы (укр. Українська Радянська Соціалістична Республіка, рус. Украинская Советская Социалистическая Республика) — ССРБ республикаларының берсе. Башкаласы Киев шәһәрендә урнашкан. Халык
Милли состав (1989): украиннар — 72,7 %, руслар — 22,1 %. ТарихУкраин Социалистик Совет Республикасы 1919 елның 10 мартында бәйсез дәүләт буларак игълан ителә. 1922 елның 29 декабрендә УССР ССРБ барлыкка килүе турында килешү астында кул куя һәм ССРБ составына керә. Башкаласы 1934 елга кадәр Харковь шәһәрендә урнашкан. 1920-елларның ахырында — 1930-елларның башында коллективизация сәясәте үткәрелә, ул 1932—1933 елларның массакүләм ачлыгына (һолодомор) китерә. 1937 елда яңа УССР Конституциясен кабул итү сәбәпле, Украин Совет Социалистик Республикасы исеме кушыла. Бөек Ватан сугышы елларда Украина сугыш хәрәкәтләре мәйданы булып торган. Украина халкы шул сугышында күп миллионлы югалтуларын кичергән, Украина икътисадына да зур зыян китерелгән. 1991 елның 24 августында, 1991 елгы Гомумукраина референдумы нәтиҗәсеенә туры китереп, УССР Югары Шурасы Украина бәйсезлеге турында Актны кабул итә. Территориаль үзгәрешләрУССР составыннан →
УССР составына ←
"1920: Дон Гаскәре өлкәсенең Азак диңгезе буендагы территоряләр (1924 елда өлешчә кайтарылганннар). "1923: Луганская станицасы (һәм эргәдәш территоряләре). "1925: Курск губернасының Путивль өязе (бер вулыссыз), Грайворон өязенең Креничаны вулысы һәм (өлешчә) тагын ике вулыс. "1926: Һомел губернасы Новозыбков өязенең Семӗновка вулысы, Воронеж губернасы Валуйки өязенең Троицк вулысы, Төньяк Кавказ крае Донецк округының өлеше. "1954: Кырым өлкәсе
Идарә-җир төзелеше1987 елда Украин Совет Социалистик Республикасы эченә 25 өлкә, Киев һәм Севастополь шәһәрләре кергән[5]. Шулай ук карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia