Алмас Нәзиров
Алмас Нәзиров, Алмас Әмин улы Нәзиров (1956 елның 29 феврале, ТАССР, Арча районы, Сеҗе) — урманчы — инженер, 2014-2017 елларда ТР урман хуҗалыгы министры, 2006-2014 елларда Арча районы башлыгы. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Тәрҗемәи хәле1956 елның 29 февралендә Татарстан АССР Арча районы Сеҗе авылында туган. Лубян урман хуҗалыгы техникумын (2012 елдан Лубян урман-техник көллияте) (1975), «урман хуҗалыгы инженеры» белгечлеге буенча М. Горький исемендәге Мари политехник институтын (1981, Йошкар-Ола), «банк эше» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетын (2004, Мәскәү), «юриспруденция» белгечлеге буенча Идарә итү һәм хокук институтын (2006) тәмамлаган. Хезмәт юлы1971 елда ТАССР Саба районы Шәмәрдән эшчеләр бистәсендә (2002 елдан авыл) урнашкан Саба төзелеш-монтаж оешмасы (рус. СМО) эшчесе. 1971-1975 елларда Лубян урман хуҗалыгы техникумы укучысы (ТАССР, Кукмара районы, Лубян эшчеләр бистәсе (2002 елдан авыл). 1975-1978 елларда ТАССР урман хуҗалыгы министрлыгының Идел буе механикалаштырылган урман хуҗалыгының Ключище урманчылыгында урман (агач) хәзерләү урман мастеры. 1978-1985 елларда Татарстан урман хуҗалыгы идарәсенең Саба урман сәнәгать хуҗалыгы Сабабаш урманчылыгында урман (агач) хәзерләү урман мастеры (ТАССР, Саба районы, Лесхоз бистәсе). 1985-1988 елларда Саба урман сәнәгать хуҗалыгы Үзәк урман пункты урман (агач) хәзерләү өлкән урман мастеры. 1988-1989 елларда Саба урман сәнәгать хуҗалыгының баш инженеры. 1989-2001 елларда ТР урман хуҗалыгы министрлыгының Арча урман хуҗалыгы директоры. 2001-2006 елларда ТР Арча районы администрациясе башлыгы. 2006-2014 елларда Арча муниципаль районы башлыгы, Арча район шурасы рәисе, Арча шәһәре һәм районы шуралары депутаты, Бердәм Россия фиркасенең Арча җирле бүлекчәсе сәркатибе[1]. 2014-2017 елларда ТР урман хуҗалыгы министры. 2018 елның 18 гыйнварында үзенең соравы буенча министр вазифасыннан азат ителә[2]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia