Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы
Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1967 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 77 кеше (1997).[1] Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан үз белгечлекләре буенча кимендә 10 ел эшләүче, урман хуҗалыкларының, урман сәнәгате хуҗалыкларының, урман комбинатларының, урман һәм җиләк-җимеш питомникларының, фәнни-тикшеренү, урман төзелеше, проект-эзләнү һәм урман хуҗалыгының башка учреждениеләренең, предприятиеләренең һәм оешмаларының югары квалификацияле белгечләренә, табигатьне саклау органнарының һәм оешмаларының хезмәткәрләренә республика урман хуҗалыгын үстерүдәге, урман байлыкларын саклаудагы һәм ишәйтүдәге, үсемлекләр, хайваннар дөньясын саклап калудагы, экологик проблемаларны хәл итүдәге казанышлары өчен бирелә.[2] Ияләре
ИскәрмәләрСылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia