Альбина Гайзуллина
Альбина Шамил кызы Гайзуллина — татар артисткасы, Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры актеры, Татарстан Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган артисты (2021). «Тантана» премиясе лауреаты (2025). Тәрҗемәи хәле1983 елның 1 декабрендә Украинада, Ворошиловград өлкәсенең Лисичанск шәһәрендә туа. 1990 елда аның гаиләсе Татарстанның Биектау районы Дөбъяз авылына күчеп килә. Урта мәктәптә укыганда җыр белән мавыгып китә. Казанның Химиклар мәдәният сараенда уздырылган «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә дә катнаша, авылларда концертлар куеп йөри. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга керә, 2003 елда тәмамлый. 2003 елның 5 августыннан ул — Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Шәхси тормышыАртист Рөстәм Гайзуллинда кияүдә, ике малай үстерәләр.[5] Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia