Альбина Шакирова
Альбина Илдус кызы Шакирова (1987 елның 30 марты, Тәтеш, Татарстан АССР, ССРБ) — стендка ату буенча махсуслашкан Россия атучысы. XXXI Җәйге Олимпия уеннарында катнашучы. Россиянең халыкара класслы спорт мастеры. БиографияАльбина Шакирова 1987 елның 30 мартында Тәтеш шәһәрендә туа[1]. 11 яшьтән стендка ату буенча «Олимпия резервының республика махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе»нең Тәтеш филиалында ату белән шөгыльләнә башлый[2]. 2017 елның 25 октябрендә Россия Федерациясе Спорт министрлыгы боерыгы белән Альбина Шакировага «Россиянең Атказанган спорт мастеры» дигән мактаулы спорт исеме бирелә[3] Спорт карьерасыКазандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада Альбина Шакирова шәхси зачётта 3 нче урынны һәм скит күнегүендә 1 нче команда урынын ала[2]. 2014 елның июнь ахырында Сарлоспужтада (Венгрия) узган Европа чемпионатында Альбина Шакирова алтынчы була[4]. Октябрь аенда ул Әзербайҗанда, кытай кызы Вэй Мэйны 15:11 исәбе белән җиңеп, ату спорт төрләре буенча Дөнья кубогы финалына чыга[5]. 2016 елның апрелендә Рио-де-Жанейрода (Бразилия) узган стендка һәм пуля белән ату буенча Дөнья Кубогында Альбина Шакирова, 75 мишеньнең 72 мишененә таң калып, квалификация нәтиҗәләре буенча алда була. Ярымфиналга чыккач 5 урынны яулый[6]. XXXI Җәйге Олимпия уеннарында 69 очко җыеп, америкалы Морган Крафт һәм аргентиналы Мелиса Хиль белән алтынчы урынны бүлә[7]. 2017 елда стендка ату буенча шәхси беренчелектә дөнья чемпионатының көмеш медален яулый[8]. Спорт казанышлары
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia