Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (Татарстан АССР, ТАССР, Татарстан; иске тат. ﺗﺎﺗﺎﺭﺳﺗﺎن ﺋﺎۋﺗِوُﻧِوُﻣﻳﻪﻟئ ﺳِوُۋﺌﺖ ﺳِوُﺗﺳﻳﺎﻟﻳﺳﺗﻳﻙ ﺭﺌﺳﭘِوﺒﻟﻳﻜﺎﺳئِ, лат. тат. Tatarstan Avtonomiäle Sovet Sotsialstik Respublikası, рус. Татарская Автономная Советская Социалистическая Республика) — Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы эчендә булган автономияле республика. ГеографияТАССР хәзерге Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан. ТАССР курамына кергән җирләр (%):
Тарих
1920 елның мартында Владимир Ленин Мәскәү кирмәнендә Борһан Мансуров, Сәхибгәрәй Сәетгалиев һәм башкалар белән Татарстан республикасы оештыру мәсьәләсе турында фикер алыша. ТАССР (лат. тат. Avtonomiəle Tatarstan Sovet Sotsialstik Respublikasь) БҮБК һәм РСФСР Халык Комиссарлар Шурасы карары белән 1920 елның 27 маенда игълан ителгән. 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Шурасы «Татарстанның дәүләт суверенитеты турында» декларациясен кабул итте һәм ТАССР исемене Татарстан Совет Социалистик Республикасы — Татарстан Республикасы исеменә үзгәртеп корды. 1991 елның 24 маенда РСФСР халык депутатлары җыены бу атаманы раслаган һәм РСФСР Төп канунына тиешле үзгәртүлерне керткән[2]. Идарә-җир төзелешеИң башта ТАССР ун кантонга бүленгән булган: Арча, Бөгелмә, Буа, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Зөя, Спас, Тәтеш һәм Чистай. 1921 елда тагын өч кантон (Алабуга, Әгерҗе һәм Чаллы) оештырылган. 1924 елдан кантоннарны юкка чыгару һәм районнар белән алмаштыру процессы башланган, ул 1930 елның 23 июлендә тәмамланган. 1940-еллар уртасына кадәр районнар саны арта барган; мәсәлән, 1948 елда ТАССР 70 районга һәм 3 республика карамагындагы шәһәргә бүленгән. 1950-еллар башында Татарстан һәм Башкорт АССРларны өлкәләргә бүлү проекты тормышка ашырыла башлаган. 1952 елның 8 маенда ТАССР эчендә ике өлкә (Казан һәм Чистай) оештырылган. 1953 елның 21 февралендә Бөгелмә өлкәсе барлыкка килә. Ләкин Сталин үлеменнән соң бу проект туктатылган һәм 1953 елның 30 апрелендә үк барлык өлкәләр юкка чыгарылганнар. Моннан соң һәм 1963 елга кадәр районнарны зурайту процессы алып барылган. 1963 елдан кайбер бетерелгән районнарның торгызуы башланды. Сәнгатьтә чагылышы
Моны да карагызСылтамаларИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia