Альфред Якшимбетов
Альфред Якшимбетов, Альфред Габит улы Якшимбетов (Альфред Габитович Якшимбетов; 1961 елның 10 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Әлшәй районы, Иске Акколай) ― виртуоз баянчы―аккомпаниатор, җырлар иҗат итүче, 600дән артык җыр авторы (2024 елга)[1]. Татарстан Республикасының атказанган һәм халык, Башкортстан Республикасының атказанган артисты. 1981 елдан Салават Фәтхетдинов белән бергә иҗат итә, Казан шәһәренең «Салават» студиясендә эшли. Тәрҗемәи хәле1961 елның 10 гыйнварында Әлшәй районының Иске Акколай авылында биш балалы музыкага сәләтле гаиләдә туган. Әнисе Шәмсия, шикәр чөгендере эшкәртү буенча илдә алдынгы тракторчы булган әтисе Габитның (68 яшендә вафат) тырышлыгы белән 1972 елдан Уфада музыка мәктәп-интернатында (1991 елдан Г. Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернаты) укый башлаган (сольфеджио, дирижерлык, музыка тарихы, музыкаль инструментларны өйрәнгән, уку түләүле булган)[2], 1979 елда музыка гимназиясен тәмамлаган. Музыка мәктәбен тәмамлагач, Чита ягында хәрби хезмәттә булган, дивизиянең хәрби оркестрында трубада да уйнаган. Армиядән кайткач, Стәрлетамактагы мәдәни-агарту училищесына укырга кергән (Салават Фәтхетдинов белән бергә укыган)[3]. Бишенче сыйныфта укыганда кулына беренче тапкыр баян алган. Туганнары, музыкаль белем алмасалар да, барысы да бик матур җырлый. Бу сәләт, күрәсең, буыннан-буынга күчә бара. Икетуган абыйсы Башкорстанның атказанган артисты (1993) Фуат Әхмәтов (1945―2006)[4][5] 1971―2006 елларда Салават драма театры артисты булган. Икетуган сеңлесе Башкортстанның халык артисты (2006) Светлана Хәкимова (1963 елда Әлшәй районы Иске Сәпәш авылында туган) 1991 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актрисасы. Иҗаты1981 елдан танылган җырчы Салават Фәтхетдинов белән иҗади тандемда яши һәм эшли. 1989 елдан 2000 елга кадәр Яр Чаллы шәһәрендә яши. Музыка өлкәсендә җырчы һәм композитор инде кырык елдан артык бергә. Җырчының Казанда, Камал театры сәхнәсендә узучы 37нче сезонында катнаша (2025). Җәвит Шакиров, Хәния Фәрхи һ.б. танылган җырчылар белән дә эшләгән. Ул шулай ук башка артистларга аранжировка яздыртканда баян партияләрен уйнаган (кулына ясалган операциядән соң, бу эш белән шөгыльләнми, күбрәк көйләр яза). Җырчының башкару манерасы, тавыш мөмкинлекләреннән чыгып иҗат итә[6]. Җырлар иҗат итүче[3] һәм баянчы Альфред Якшимбетовның 600дән артык җыры бар (2024 елга). Аның музыкаль әсәрләре шигърилек һәм нәфислек белән тулы, ачык төсләргә бай. Аларны татар һәм башкорт эстрадасының танылган артистлары: Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов (Хөрмәт ит), Хәмдүнә Тимергалиева, Резидә Шәрәфиева (Бергә булыйк), Гүзәл Уразова (Бөрлегән), Вадим Захаров, Башкортстанның халык артисты Светлана Хәкимова, Татарстанның атказанган артистлары Рифат Зарипов (Гомерләр; Тип, йөрәгем; Кодалар, кодачалар), Иркә (Әни килә), Гөлсирин Абдуллина (Янма, йөрәк), Илфат Шәехов, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрваз Килдегулов, эстрада артистлары Асылъяр, Алинә Сафиуллина, Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова, Гөлнара Габидуллина (Тимә син, әй, язмыш), Айдар Фәтхетдинов (Бергә яшик, дуслар), Рәфис Сирусин, Айдар Рәкыйпов, Наилә Шәрипова һәм күп кенә һәвәскәр башкаручылар башкара [7][8][9]. Бүләкләре, мактаулы исемнәреШәхси тормышы
Гаиләле. Хатыны Наилә, балалары (улы Салават, кызы Альбина), оныклары[3].
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia