Интертат — Татар-информ мәгълүмат агентлыгының татар телендә чыга торган электрон газетасы.
Елъязмасы
- 2001 елның 18 декабре — Автоном коммерцияле булмаган оешма буларак Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куела.
- 2002 елның 1 марты — www.intertat.ru доменында рус телендә һәм www.intertat.ru/tt доменында татар телендә яңалыкларны бастыра башлый. Шул ук вакытта газетаның инглиз телле һәм татарча латиницадагы версияләре дә ачыла.
- 2008 елның 1 гыйнвары — газета редакциясе «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы буларак эшли башлый.
- 2012 ел — Intertat.ru редакциясенә рус телендә эшләүче «События недели» (тәрҗемәдә «Атна вакыйгалары») республика атналык газетасы редакциясе кушыла һәм ул сайтның рус телле версиясе өчен җаваплы була.
- 2014 ел — Intertat.ru татар телендә генә чыга башлый.
- 2014 елның апреле — рус редакциясе үзенең контентын яңа ачылган sntat.ru («События») сайтына урнаштыра.
- 2016 елның ноябре — Intertat.ru редакциясе (шул исәптән, sn-tat.ru сайты да) «Татмедиа» АҖ филиалы — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы составына кертелә.
- 2016 ел — Intertat.ru газетасы юридик яктан бетерелеп, мөстәкыйль ММЧ булудан туктый.
- 2017 елның июле — редакция үз яңалыкларын Intertat.tatar доменында бастыра башлады.
- 2023 елның октябрендә «Интертат» сайты «Иң күп укылган татарча сайт» буларак, Россия рекордлар реестрына кертелә. Күрсәткеч — бер елга 1 350 000 уникаль укучы. Шул ук вакытта «Интеррекорд» дөнья рекордлары агентлыгында — «Гиннесс рекордлар китабы»ның рус телле версиясе булган Guinness World Records (Прага) бу рекорд теркәлә.
Шәхесләр
Баш мөхәррирләре
Журналистлар
- Гөлнар Гарифуллина
- Лилия Гаделшина (Интертатта иң озак эшләүче журналист, аңа нигез салынган вакыттан бирле эшли)
- Рузилә Мөхәммәтова
- Гөлүзә Василова
- Зилә Мөбәрәкшина
- Гөлүзә Ибраһимова
- Алинә Айдарова
- Рифат Каюмов
- Рәис Габдуллин
- Ралинә Заһидуллина
- Гөлназ Хәбибуллина
Рубрикалары
Кызыклы фактлар
Уңышлары
- 2023 ― «татар телендәге иң күп укыла торган веб-сайт» буларак, «Интеррекорд» (InterRecord) Халыкара рекордлар китабына һәм Россия рекордлары реестрына кертелгән [4][5].
Социаль челтәрләрдә
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр