Андрей Каргинов
![]() Андрей Каргинов (Андрей Олег улы Каргинов, русча Андрей Олегович Каргинов) – халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы, «Дакар 2014» җиңүчесе. Тәрҗемәи хәле1976 елның 21 февралендә Яр Чаллыда туган. Әтисе милләте буенча осетин, Владикавказда туган, әнисе рус. Әти-әнисе Якутиянең Мирный шәһәрендә таныша. 1970 еллар уртасында Чаллыга күчеп килә. Әтисе озак еллар КамАЗның фәнни-техник үзәегендә эшли. Яр Чаллыда картинг-клубта шөгыльләнә. «Пионер», «Юниор» картларында узыша. Кама политехника институтын тәмамлый (2005). КамАЗ-Мастер командасына урнаша[2]. Һөнәри спорт баскычларыКартинг буеча Татарстан чемпионы. 2005 елда КамАЗ-Мастер командасына алалар. Югары уку йортында укыганда КамАЗ фәнни-техник үзәгендә практика уза, шунда команда эшчәнлеге белән таныша. 2006 елдан команданың экипажында механик буларак халыкара ярышларда катнаша башлый. 2007 елда «Хазар даласы» ярышында йөртүче буларак катнаша. 2008 елда яраланып, ярышта катнаша алмый. 2010 елда «Ралли Дакар»да Илгизәр Мәрдиев экипажында механик, V урынны алалар. 2011 елда йөртүче буларак Россия чемпионатында җиңүче, «Ефәк юлы» раллиенда III урынны ала. 2012 елда «Ралли Дакар»да беренче тапкыр йөртүче буларак катнаша. Финишка IV булып килә. Ярышта, авыр травма алгач, Курганда Илизаров клиникасында дәваланган хәлдә катнаша.[3] 2013 елда аның экипажы III урынны ала. Финишка машинасы өч тәгәрмәчтә килә.[4] Җиңүләре
Бүләкләре
Чыганаклар1. Н. Вяткина. Осетин Каргинов - «Дакар-2014» җиңүчесе. «Наш дом-Татарстан»,2014, 1 сан, 35 бит. СылтамаларИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia