Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı
igezäge bar.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен
Чаллы (мәгънәләр) битенә күчегез.
Чаллы (шулай ук Яр Чаллы , Чаллы яр , рус. На́бережные Челны́ ) — Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, Чулман елгасының сул ярында, Мәләкәс кушылган җирдә урнашкан, Татарстан шәһәрләре арасында да зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында торган шәһәр.
Казан белән арасы 225 км, Түбән Кама белән — 35 км, Алабуга белән — 20 км, Уфа белән — 250 км.
Тукай районының (1930 –1976 елларда Чаллы районының) үзәге. Зур автомобиль юллары үзәге, елга порты бар.
Тарих
Шәһәрнең 400 еллыгына әзерлек
2024 елның гыйнварында Чаллы хакимияте шәһәрнең 400 еллыгына (2026 елда ) әзерләнә башлавын игълан итә[ 3] . Әлеге хәбәр тарихчыларда ризасызлык уята. Алар фикеренчә, шәһәрнең тарихы күпкә борынгырак. Тарихчылар, Чаллының яшен кыскарту – татарның борынгы тарихын сызып ату өчен эшләнә, дип исәплиләр[ 3] . Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җавабы:
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, Россия дәүләт борынгы актлар архивында сакланучы документларга нигезләнеп, Чаллы шәһәренә нигез салынган вакыт XVII гасырның беренче яртысына туры килә, дип ассызыклыйлар. Казан воеводасы Семен Волынский рөхсәтен алып, Федор Попов җитәкләгән крестьян общинасы 1626 елда Кама елгасының су як ярына чыгып урнаша (РГАДА. Ф.1209. Оп.1 Ч1. Д.156. Л.153-153 об.).
Археологик эзләнүләр Чаллы шәһәре урынында кешеләрнең XVII гасырга кадәр яшәгәннәрен күрсәтсә дә, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты 1651 елгы Семен Карев, 1652 елгы Михаил Змеев һәм подъячий Павел Агапов тасвирламаларындагы мәгълүматлардан чыгып, Чалнинский починокның мондагы Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чорында урнашкан торак пунктлар белән бәйләнеше булмаганын ачыклый.
Шулай итеп, югарыда саналып киткән язма чыганакларда Чаллы шәһәре җирлегендә беренче булып искә алынган торак пункт – ул Чалнинский починок. Димәк, Чаллы шәһәренә 1626 елда нигез салынуы фәнни яктан расланган[ 4]
Рамил Хәлимов , Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
Россия Үзәк банкы «Шәһәрләр» сериясеннән «2026 елда Чаллының 400 еллыгы» уңаеннан 3 сумлык истәлекле көмеш тәңкәләр чыгара. Тәңкә 925 пробалы көмештән ясала, шомартып ялтыратылган штемпельләр белән полировкаланган әзер материалдан сугыла. Тәңкә «Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел» (рус. 400-летие основания г. Набережные Челны ) дип атала. Тиражы 3 мең данә тәшкил итә[ 5] [ 6] .
2024 елның 29 октябрендә Россия президенты Владимир Путин «2026 елда Чаллы шәһәренә нигез салынуга – 400 ел, беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыга башлауга 50 ел тулуны бәйрәм итү турында» фәрман имзалаган (№ 921)[ 7] .
Шәһәр җитәкчеләре
Халык
Халык саны
Халык саны 508 700 кеше (2009 ел уртасына) Татарстанның 13,5 % халкын тәшкил итә, Россия шәһәрләре арасында 31 урында тора.
Чаллы каласының халык саны үзгәрүе (халык санын алулар нигезендә)[ 8] :
Милләт
1939 [ 9]
1970 [ 10]
1979 [ 10]
1989 [ 10]
2002 [ 11]
2010 [ 12]
руслар
59,0%
48,1%
59,5%
48,7%
45,3%
44,9%
татарлар
40,0%
48,6%
30,4%
40,6%
45,0%
47,4%
чуашлар
0,2%
?
?
2,5%
2,2%
1,9%
украиннар
0,4%
?
?
2,3%
1,7%
1,3%
башкортлар
0,0%
?
?
1,9%
1,4%
1,2%
Административ бүленеш
Яр Чаллы өч районга бүленә:
Мәгариф
Тәүбә мәчете
Педагогика университеты
Мәдәният
Татар драма театры
Рус драма театры
Орган залы
Картиналар галереясы
Театрлар
Музейлар һәм галереялар
Мәдәният срайлары
Цирк
Матбугат
Моны да карагыз : Төркем:Яр Чаллы матбугаты
Язучылар оешмасы
Дин
Мәчетләр
Туфан мәчете
Чишмә мәчете
Чиркәүләр
Спорт
Спорт белән шөгыльләнү урыннары
«Олимпийский» олимпик резерв спорт мәктәбе: йөзү , көрәш , дзюдо , самбо , акробатика , бокс
«Дельфин» спорт мәктәбе: йөзү , синхрон йөзү , туризм , көрәш , бокс
«Витязь» спорт мәктәбе: көрәш , армспорт , йөзү
«Афалина» бассейны: йөзү , синхрон йөзү
«Яр Чаллы» спорт мәктәбе : җиңел атлетика , гимнастика , велоспорт , теннис
«Камаз» футбол клубы: футбол
«Виктория» спорт мәктәбе: футбол , велоспорт , авыр атлетика
«Строитель» спорт мәктәбе: бокс , футбол
«Комсомолец» олимпик резерв спорт мәктәбе: гимнастика
«Заря» спорт мәктәбе: футбол , волейбол , мини-футбол , зур теннис , атлетик гимнастика
11 нче спорт мәктәбе: волейбол , көрәш , зур теннис
12 нче олимпик резерв спорт мәктәбе: җиңел атлетика , милли көрәш , дзюдо , синхрон йөзү
Рәшит Хәмәдиев исемендәге «Тулпар» атлы спорт мәктәбе: атлы спорт
«Яр буе» паркы: кышкы айларда чаңгы спорты , башка вакытта кросс , велоспорт
Файл:Россия чаңгысы.JPG «Яр буе» паркында «Лыжня России — 2008» ярышлары уза
«Мәдәният» паркы: кышкы айларда чаңгы спорты , башка вакытта кросс , велоспорт
«Титан» спорт мәктәбе: чаңгы спорты , җиңел атлетика , бию
Боз спорт сарае: хоккей , тимераякта шуу
«Бердәм Россия» боз сарае: хоккей , тимераякта шуу
«Федотово» 2010 елның 24 июль көнендә архивланган . чаңгы базасы (Чаллыдан чыгып): таулы чаңгы спорты , сноуборд , пейнтбол ,
Шахмат-шашка клубы ның «Этюд» спорт мәктәбе: шахмат , шашка
«Челны-Экстрим» спорт техника мәктәбе: картинг , регби , парус спорты, авиамодель спорты
Олег Кухаренко исемендәге картодром: картинг
«Планета фитнес» 2016 елның 5 апрель көнендә архивланган . фитнес клубы: фитнес , бию , йөзү
“FitLand” 2011 елның 20 апрель көнендә архивланган . фитнес клубы: фитнес
«Идеал» фитнес клубы: фитнес , аэробика , йога
«Гармония» фитнес клубы: фитнес , аэробика , йога , бодибилдинг
«Ника» фитнес клубы: фитнес , аэробика , йога , бию
«Лидер» фитнес клубы: фитнес , аэробика , йога , бию
Спорт командалары
КамАЗ-Мастер командасы машинасы ярышта
Ял итү, күңел ачу урыннары
Чаллыда Сабантуй
Дельфинарий . Анапа дельфинарие филиалы булган Чаллы дельфинариенда дельфиннар һәм диңгез арысланы белән куелган кызыклы шоу программа карап була.
Энтузиастлар бульвары — чаллылыларның яраткан ял итү урыннарының берсе. Бульварда фонтаннар, кафе-рестораннар, төнге клублар, кибетләр бар.
«Яр буе» паркы мәйданы. Бәйрәмнәр уздырыр өчен махсус төзелгән мәйданда Сабантуй, Яшьләр көне, башка бәйрәмнәр, концерт-тамашалар уза. Аңа алып бара торган урамда төрле ачык типтагы кафелар байтак.
Ипподром.
Кинотеатрлар
Төнге клублар
Парклар һәм скверлар
Кунакханәләр
Муса Җәлил һәйкәле
Һәйкәлләр
Ватан-Ана һәйкәле
Габдулла Тукай һәйкәле
Сәнәгать
«2/18» бизнес үзәге (халыкта «тюбетейка» дип йөртелә)
В. Высоцкий һәйкәле
Азык-төлек тармагы
Машина төзү тармагы
«КамАЗ» ААҖ — Кама автомобиль заводы Чаллының алдынгы сәнәгать предприятиясе. Ул йөкле машиналар, автобуслар чыгара. Шәһәрнең икътисад хәле заводныкына нык бәйле.
«Соллерс—Набережные Челны» ААҖ — җиңел машиналар җитештерә.
Энергетика тармагы
Яр Чаллы ТЭЦы (рус. филиал «Набережночелнинская ТЭЦ» ОАО «Генерирующая компания» ) — электрэнергия, җылылык, җылы су җитештерә.
Түбән Кама ГЭСы (рус. филиал «Нижнекамская ГЭС» ОАО «Генерирующая компания» ) — электрэнергия җитештерә.
Төзү материалларын җитештерү
Зур панельле йортлар төзү заводы
Металлконструкция заводы
Тимер-бетон әйберләре заводы
«Стройдеталь» заводы
Күзәнәкле бетоннар заводы
Телефон операторлары
Интернет провайдерлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Матбугат
Телевидение
Күмәк антенна аша:
Радио
Кызыклы мәгълүмәт
Альтернатив адреслар
Традиция буенча чаллылылар шәһәр микрорайоннарын комплекс диеп йөртәләр. Шулай итеп һәрбер йортның диярлек ике адресы бар: беренчесе, урам буенча номеры (шул адрес паспортка һәм башка документларга языла), икенчесе, төзүчеләрнең комплекс буенча йортка биргән номеры. Мәсәлән, Халыклар Дуслыгы урамында урнашкан 9 нчы йортның икенче адресы — 58/18 (58 нче комплекс 18 нче йорт). Шәһәр халкы сөйләшкәндә ешрак икенче адресны куллана, ә кайберәүләр үзләренең «урам буенча» адресын бөтенләй истә тотмыйлар.
Альтернатив адреслар куллану – сирәк күренеш һәм шәһәрнең тиз арада үсүе, халык арасында төзүчеләр күп булуы белән аңлатыла.
Рекордлар
Чаллы каласы 2009 елда Гиннесс рекордлар китабына кертелде. 4–5 август көннәрендә оештырылган 100 метрга йөгерү буенча эстафетада 24 сәгать өчендә 4799 кеше катнашты. Әлеге сан моңа кадәр Рига шәһәре куйган рекордтан бер мең кешедән дә артыгырак.[ 13] :
Чаллы турында җырлар
Энтузиастлар бульвары
«Татарстан» кунакханәсенең Ямашев бульварыннан күренеше
Чаллыда туган танылган шәхесләр
Илгиз Азизов , мәгълүмат менеджменты белгече.
Нат Апанай (Наталья Львовна Апанаева ; 1986), заманча рәссам, архитектор, перформер.
Гөлназ Әдһәмова , рәссам.
Радмир Беляев (1987), муниципаль хезмәткәр, район башлыгы, мэр.
Владимир Васильев , җырчы (бас ), Татарстанның атказанган артисты (2010 ).
Рамил Вәҗиев , Камал театры актеры, ТР атказанган артисты .
Эльза Газизова (1988), журналист.
Эльмира Галимова , композитор.
Ләйсән Гатауллина , Камал театры артисты (2021 елдан), «Тантана» премиясе лауреаты (2020).
Рүзил Гатин , җырчы (баритон ), актер, шоумен.
Ренат Гыйззәтуллин (1976) ― «Татмедиа» ААҖ филиалы ― «Чаллы-ТВ» телерадиокопманиясе җитәкчесе (2022).
Прохор Дубравин , Россия кино һәм театр артисты.
Айдар Җаббаров (1991), 2017 елдан Камал театры режиссеры.
Сергей Захарин (1982), театр һәм кино актёры, театр режиссёры.
Рима Зәйнуллина , курчак театры артисты, «Алтын битлек» премиясе номинанты (2006 ).
Илнур Зәкәрин (1989), спортчы (велоузышчы), Россия чемпионы (2013, 2017).
Илгиз Зәкиев (1993), җырчы, Казан шәһәр филармониясе солисты, Татарстанның атказанган артисты (2021).
Туфан Имаметдинов , Казан ТЮЗы баш режиссеры.
Гөлназ Кадыйрова , РФ министры урынбасары (2014 елдан).
Андрей Каргинов , КамАЗ-Мастер командасы әгъзасы.
Никита Кобелев (1987), театр режиссёры, театр педагогы, 2024 елдан Александра театрының сәнгать җитәкчесе.
Айрат Мәрдиев (1987), автоузышчы, КамАЗ-мастер командасы ралли пилоты. «Дакар ралли- 2015» җиңүчесе.
Илгизәр Мәрдиев (1958―2014), автоузышчы, КамАЗ-мастер командасы ралли пилоты. РФ атказанган спорт мастеры.
Раушан Мөхәммәтҗанов (1991), Әлмәт татар театры актеры, Татарстанның атказанган артисты (2025).
Рөстәм Насыйбуллин (1993), җырчы (бас-баритон), Казан шәһәр филармониясе вокалисты.
Альбина Ногманова , "НЕТАНЦЫ" комьюнитисының амбассадоры, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты.
Сәйдәш Фәхразыев (1994), музыкант (баянчы), педагог, КДК укытучысы.
Эльдар Хәмитов (1989), спортчы (билбаулы көрәш ), РФ спорт мастеры (2018).
Айгөл Хисмәтуллина (1989), опера җырчысы (колоратур сопрано, Мария театры (Санкт-Петербург).
Динар Хөснетдинов , драма һәм кино артисты.
Дилүс Хуҗәхмәтов , «Әкият» театры актеры. Татарстанның атказанган артисты (2018 ).
Илүсә Хуҗина (1987), җырчы (сопрано ), Татарстанның атказанган артисты (2019), Муса Җәлил премиясе лауреаты (2023).
Гүзәл Шакирова (1980), Камал театры актрисасы (2008 елдан), Татарстанның атказанган артисты (2015).
Илгиз Шәйхразиев (1988), җырчы, автор-башкаручы.
Зарина Шәфигуллина (2001), шахмат буенча Россия спорт мастеры (2022), хатын-кызлар арасында ФИДЕ мастеры (2017).
Илфир Якупов , театр директоры.
Чаллы урамнары
Чаллы күперләре
Искәрмәләр
↑ http://nabchelny.ru/company/1
↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2025 года — Москва : Росстат , 2025.
↑ 3,0 3,1 Рифат Каюмов. Чаллыга ничә яшь, яки шәһәрнең 400 еллыгы татар җәмәгатьчелеген ник борчый? Интертат , 1.02.2024
↑ Рифат Каюмов. «Чаллыга 1626 елда нигез салынганын игълан итү – фәнни җәмәгатьчелек инициативасы түгел». Интертат , 24.02.2024
↑ Решение Совета директоров Банка России о выпуске в обращение в 2026 году памятных и инвестиционных монет. Банк России
↑ Үзәк банк Чаллының 400 еллыгы уңаеннан 3 мең данә истәлекле көмеш тәңкәләр чыгарачак. Татар-информ , 3.08.2024
↑ Указ Президента Российской Федерации от 29.10.2024 № 921. Официальное опубликование правовых актов(рус.)
↑ Народная энциклопедия городов и регионов России «Мой Город» (рус.)
↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2439
↑ 10,0 10,1 10,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
↑ 2002 ел сан алу базасы , archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-11-18
↑ архив күчермәсе (PDF) , archived from the original (PDF) on 2012-11-21, retrieved 2013-11-18
↑ Татар-информ: Ильдар Халиков вместе с журналистами Челнов подвел итоги года (рус.)
Сылтамалар
Моны да карагыз
1 000 000 -нан артык кеше500 000 — 1 000 000 кеше 250 000 — 500 000 кеше Шәһәрләрнең халык саны
2010 халык исәбе буенча китерелгән. * Кырым шәһәрләренең халык саның 2012 елгы мәгълүматлары буенча китерелгән.
Татарлар саны буенча Русия торак пунктлары
> 100 мең кеше > 50 мең кеше > 25 мең кеше > 10 мең кеше > 5 мең кеше Моны да карагыз: Татарлар саны буенча Балтыйк буе илләре , Украина , Казакъстан торак пунктлары
↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 1,14 1,15 1,16 1,17 1,18 1,19 1,20 бу торак пунктта яшәүче татарлар саны ясалма рәвештә киметелгән булырга мөмкин