Асъя кыа (ансамбль)
«Асъя кыа» (комича Асъя кыа[1]), Коми Республикасының Виктор Морозов исемендәге дәүләт җыр һәм бию ансамбле — Коми Республикасының Сыктывкар шәһәрендә иҗат итүче сәнгать коллективы. Коми АССРның В. Савин исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1977). 2005 елдан В.П. Морозов исемен йөртә[2]. Сәнгать җитәкчесе, баш дирижер — Александр Титаренко, РФ атказанган артисты. Тарих![]()
Чит илләрдәге чыгышларыМаҗарстан (1972), Болгария (1975, 1983, 1997), Финляндия (1979), Чехословакия (1979, 1987), Алмания (1985, 1996), Польша (1986), Югославия (1989), Франция (1990, 1996, 1999, 2002, 2005, 2006), Һолландия (1992, 1996), Бельгия (1996, 2005), Португалия (1997), Испания (1999, 2008). Катнашкан фестивальләре
РепертуарАнсамбльнең иҗат юнәлеше — милли коми фольклорын заманча уку, жанрлар синтезы, хор пластикасы. Сәхнә режиссурасы телләр барьерын җиңәргә ярдәм итә, чыгышларны җиңел кабул итәрлек, аңлаешлы итә. Концертларның төп темасы — кеше һәм табигатьнең һармониясе. Төньякта яшәүче халыкның характерын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, ышануларын, уеннарын ачып бирүче, тайга белән тундраны сурәтләүче җырлы-биюле күренешләр тәкъдим ителә. Коми Республикасының үзешчән композиторлары иҗатына да зур урын бирелә. Коми милли уен кораллары (чипсан, пöлян, бәргеч таяклар, сярган, зиль-зёль, һ. б.) концертларда уңыш казана. Ансамбльдә
Сәнгать җитәкчеләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia