Коми РеспубликасыBu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Ко́ми Җөмһүрияте́ (коми Коми Республика) — Россия Федерациясе составында булган җөмһүрият (дәүләт)[4], Россия Федерациясе субъекты. Башкаласы – Сыктывкар шәһәре. ГеографияЧиктәшлекКоми территориясе көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күтәрелеп бара. Көнчыгышта Төньяк, Котби (Поляр), Котып алды Урал таулары бар. Коминың көнчыгыш чиге шул тауларның субүләре буйлап үтә. Коминың һәм Уралның иң биек ноктасы — Народная тавы (1895 м). Тиман тәбәнәк таулар тезмәсе белән Урал таулары арасында Печора түбәнлеге урнашкан. Комидә ташкүмер, нефть, табигый газ, асфальтит, титан мәгъдәне, боксит, таш тоз, калий тозы, гипс, акшар, төзелеш материаллары күп. Ягулык-энергетика ресурсларының әһәмияте аеруча зур. Климат җөмһүриятнең зур өлешендә уртача континенталь; кыз озын һәм суык; җәй кыска һәм җылы. Климатның салкынлыгы көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка арта бара, гыйнварның уртачатемпературасы -17°…-20°, июльнеке +11°…+15°. Җөмһүрият территориясенең 13% мәңгелек туңлык зонасында урнашкан. Җөһмһүриятнең зур өлешендә еллык явым 600–700 мм, Урал тауларында 1500 миллиметргача. Эре елгалар: Печора, Вычегда, Мезень. Печораның 1500 километрлы өлешендә көймәләр йөрешле. Вычегда (Төньяк Двина кушылдыгы) — Коминың мөһим су юлы. Эре күлләр — Ямозеро һәм Синдор. Туфраклар көлсу, төньякта исә тундра токымлы. Территориясенең 12— 15% сазлыклар, 2% тугайлар, шактый өлешен тайга алып тора. Коми территориясенең ~70% өлеше — урман, чыршы, нарат, эрбет агачы, акчыршы, карагач һ.б. үсә. Кыйммәтле тиреле хайваннардан котып төлкесе, кеш, тиен, төлке, куян; кошлардан көртлек, суер, үрдәк, кыр тавыгы тотыла. Югары Печора бассейнында Печора-Илыч тыюлыгы һәм "Югыд Ва" милли паркы бар. Тарихы1921 елның 22 августында Коми автономияле өлкәсе буларак оештырыла, 1936 елның 5 декабрендә Коми АССР итеп үзгәртелә; 1992 елның 26 маеннан хәзерге исемен йөртә. Коми Җөмһүриятендә Татар җәмгыяте 1930-елларда Печора күмер бассейны чыганагын эшкәртү белән бәйле рәвештә оеша башлый. Бөек Ватан сугышыннан соң Коми АССРда татарлар шактый күбәя. Урта Идел буе һәм Урал буе җөмһүриятләре һәм өлкәләреннән күчеп килүчеләр нефть, газ тармакларын үстерүдә актив катнаша. 1990-еллардан Коми Җөмһүриятелардан Коми Җөмһүриятеннән татарлар китә башлый, бу — күмер чыгару тармагындагы кризис һәм Төньякның халык өчен социаль җәлеп итү дәрәҗәсе кимү белән бәйле. Административ-территориаль бүленешеРайоннар![]()
Шәһәр округларыХалыкЭре шәһәрләр
ТатарларТатарлар саны: 1939 елда — 970, 1959 елда — 8459, 1970 елда — 11906, 1979 елда — 17836, 1989 елда — 25980, 2002 елда— 15680 кеше. Хәзерге вакытта татарлар Воркута (4795 кеше), Усинск (3860), Ухта (1644), Сыктывкар (1544), Инта (1096), Печора (681), Сосногорск (477), Вуктыл (359 кеше) шәһәрләрендә тупланып яшиләр; Княжпогост (212), Усть-Вымь (187), Удор (153), Сысола (130), Троицк-Печора (112), Сыктывдин (99), Корткерос (92), Луза буе (45), Усть-Цильма (21), Ижма (15 кеше) районнарында да татарлар бар. Танылган шәхесләр
Мәдәният
Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia