Балыклы (Федоровка районы)
Балыклы — Башкортстанның Федоровка районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 677 кешенең яшәве мәгълүм.[1] Балыклы авыл биләмәсе Федоровка районында иң эре һәм иң нәтиҗәле үсешүче административ берәмлекләрдән санала. Аңа караган биш авылда (Балыклы, Әтәч, Петровка, Ивановка һәм Полыновка) меңнән артык кеше гомер кичерә.[2] Балыклы авыл биләмәсенә караган торак пунктларда халык санының кимүгә түгел, елдан-ел артуга таба баруы очраклы түгел. Эш шунда — биредә производство һәм социаль объектлар ничек булган, барысы да сакланып калган һәм куәтләрен арттырып, яңалары белән дә тулылана бара. Әйтик, агымдагы елда гына хуҗалык базасында нефть сәнәгате тармагы өчен заманча торба бөгү предприятиесе — “Стрела” җәмгыяте сафка керде. Әлегә биредә 15 кешегә эш урыны булдырылса, предприятиенең икенче чиратын файдалануга тапшырганнан соң янә 50 кеше югары хезмәт хакы түләнүче эш урыннарына ия булачак. Соңгы чорда авыл биләмәсенә караган торак пунктларда ачылган яңа кибетләр, киосклар саны да дистәгә якынлашкан. Гомумән, Балыклы биләмәсен бүген куәтле авыл хуҗалыгы җитештерү ширкәтләре, ике мәктәбе, ике мәдәният йорты, ике китапханәсе, ике медицина пункты, балалар бакчасы, мәхәлләләре, кибетләре, почтасы булган, икътисади яктан да, социаль өлкәдә дә иркен сулыш алып яшәүче административ берәмлек дияргә тулы нигез бар. ДемографияХалык саны динамикасы:
Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia