Әтәч (Федоровка районы)
Әтәч — Башкортстанның Федоровка районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 290 кешенең яшәве мәгълүм.[1] Әтәч авылы Федоровка районының Балыклы авыл хакимиятенә һәм “Үрнәк” авыл хуҗалыгы биләмәсенә керә. Хәзерге вакытта бу борынгы авылда 168 йортта 400гә якын милләттәшебез яши. Тырыш халык тормыштан ямь табып, муллыкта, бәрәкәттә гомер кичерә. Җәмгысе 22 фамилияле гаиләләр теркәлгән биредә. Ибраһимовлар, Мөхәммәтшиннар, Гомәровлар – авылга нигез салучылардан. 1760-1770 елларда хәзерге Татарстан тарафларыннан өч ир-егет бүгенге Әтәч авылы урынына килеп төпләнә. 1795 елгы тарихи материалларга караганда, авылда унике гаилә яшәве мәгълүм. Тора-бара бирегә тагын да берничә гаилә күченеп килә һәм шулай авыл зурая башлый.[2] ДемографияХалык саны динамикасы:
Авылда туган танылган кешеләр
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia