Баһаветдин әл-Мәрҗани
Баһаветдин әл-Мәрҗани, Баhаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани (1787, РИ, Казан губернасы Казан өязе, Түбән Бәрәскә—1856, РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Мәмсә волосте, Ташкичү ) — күренекле дин әһеле, имам-хатыйб, мөдәррис, Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Япанчы, Казан өязе Мәмсә волосте (хәзерге Арча районы) Ташкичү авыллары мәчетләренең имам-хатыйбы, Ташкичү мәдрәсәсенең мөдәррисе. XIX йөзнең мәшһүр татар галиме, тарихчы, философ һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗаниның әтисе. Тәрҗемәи хәле1787 елда Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Түбән Бәрәскә авылында мәчет имамы һәм мәдрәсә мөдәррисе Сөбхан бине Габделкәрим (1747—1834) гаиләсендә туган. Күәм, Түбән Бәрәскә, Ашыт, Ташкичү авылларындагы мәдрсәләрдә, унике ел Бохараның «Турсуния» (Турсунҗан бай) мәдрәсәсендә укый. Бохара әмире Хәйдәр бине Мәгъсүм аңа әлеге мәдрәсәдә мөдәррис булып калырга тәкъдим итсә дә, 1813 елда туган ягына кайтуны кулайрак күрә. Әйләнеп кайтканнан соң да, әмир Баhаветдинга бүләк итеп кием җибәргән (Мәрҗаниләр нәселендә әмир, илтифат итеп, киемнәр җибәргән өч кешенең берсе). Бохарадан кайткач, 1815 елда өйләнә, 1816 елда Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Япанчы авылы мәчетендә имам-хатыйб вазифасында. 1818 елның 16 гыйнварында улы Шиһабетдин туа. 1822 елда беренче хатыны дүртенче баласын тапканда вафат була. 1823 елда икенче хатыны Бибихәбибә белән никахлана. Икенче никахтан 9 баласы туа. 1821 елда гаиләсе белән Казан өязе Мәмсә волосте (хәзерге Арча районы) Ташкичү авылына күчә. Авылның ике мәчетенең берсе булган таш мәчетенең имамы итеп билгеләнә[2][3]. 40 елга якын (1821—1856 елларда) Ташкичү мәдрәсәсенең мөдәррисе. Шәкертләре арасында — үзенең улы, XIX йөзнең булачак мәшһүр татар галиме, тарихчы, философ һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани (1818—1889). 1856 елда вафат. ГаиләсеI никахы (1815—1822 елларда). Балалары:
II никахы (1823 елдан) Бибихәбибә. Балалары:
Әдәбият
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia