Шиһабетдин МәрҗаниBu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани (شهاب الدين المرجانی, Şihabaddin Mərcani; 16 гыйнвар 1818, Япанчы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе – 18 апрель 1889, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе) — мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчысы, дин галиме, педагог, археограф, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече. Тормыш юлыШиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Япанчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Нәсел тамырлары турында галимнәр арасында әлегә төгәл мәгълүмат юк. Бабасы Сөбхан Мәрҗән авылына нигез салучы кеше була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә тәхәллүс итеп ала. Мәрҗанинең шәхес буларак формалашуында ике як нәселенең укымышлыгы төп роль уйный. Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Мәрҗанигә 3 яшь булганда, әнисе вафат була. Әнисен җирләгәч, әтисе Шиһабетдинны Ташкичү авылына алып китә. Андагы мәдрәсәдә белем ала башлый. Ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлаган егет дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта да. Белемгә сусау аны 1838 елда Бохарага алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белемен баета. 1843 елда Шиһабетдин Сәмәркандка килеп “Шердар” мәдрәсәсендә укый, тирә-юнь авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм ул вакытта ук яхшы танылган “Мир Араб” мәдрәсәсендә белемен янә тирәнәйтә. 1848 елда туган якларына әйләнеп кайта, башта Ташкичүдә, аннары Казанның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Бу елларда аның Каюм Насыйри, үзенең укучысы булып, зур галим дәрәҗәсенә ирешкән Хөсәен Фәезхановлар белән аралашуы мәгълүм. Мәрҗани Василий Радлов, Александр Казем-Бек, Иосиф Готвальд, Владимир Вельяминов-Зернов һәм башка профессорлар белән дә хезмәттәшлек итә. Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Биредә аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. 1877 елда шушы җәмгыятьнең IV Бөтенроссия корылтае уздырыла. Мәрҗани бу мәртәбәле мәҗлестә татар телендә доклад ясый. Университет галиме В. В. Радлов аны урысчага тәрҗемә итеп аңлата. Бу доклад һәр ике телдә IV археология съезды материаллары арасында 1884 елда “Труды IV археологического съезда в Казани” дигән җыентыкта Казанда басыла. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең 1879-1880 елларда Истанбул аркылы Гарәбстанга хаҗга баруы билгеле. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре “Рихләтел-Мәрҗани” (“Мәрҗани сәяхәте”) исеме белән Ризаэтдин Фәхретдин тарафыннан бастырып та чыгарыла. Шиһабетдин Мәрҗани – гаять тирән, төпле белемле зат. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза. Шиһабетдин хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр) – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыкты. “Мөстәфадел-әхбар...” китабын кыскача татар тарихы дип атарга мөмкин. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар бар. Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Кабере – Яңа бистә зиратында[3]. ШәҗәрәсеШиһабетдин Мәрҗани → әтисе Баһаветдин (1784—1856) → бабасы Сөбхан (1747—1834) → бине Габделкәрим (1694—1791) → бине Габделтәвваб → бине Габделгани → бине Габделкотдүс әл-Мәрҗани → бине Ядәш → бине Ядкарь → бине Гомәргуҗа[4][5] ГаиләсеБеренче никахы (1850 елдан) — Бибифатыйма бинте Габденнасыйр бине Рәхманколый (?—1851). Бала тапканда вафат була. Икенче никахы (1852 елдан) — Бибинәгыймә бинте Хөсәен бине Йосыф (1831—1870)
Өченче никахы (1870 елдан) — Бибифатыйма бинте Хөсәен бине Ягъкуб бине Ишмәмәт[6]. Цитата
Истәлек
Кызыклы фактШиһабетдин Мәрҗанинең бабасы муллалыкка 1нче санлы указ (1801 елда), үзе 2011нче санлы указ (1850 елда) алган. Улы Борһанетдин 1881 елда указлы мулла була[9]. Галерея
Моны да карагызЧыганакларСылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia