Березники
Березники (рус. Березники) — Россия шәһәре, Пермь краеның халык саны буенча икенче шәһәр. Халык саны — 156 512 кеше (2010).[1] ГеографияШәһәр Урал таулары алдында, Пермьдән 278 километр төньяктарак урнашкан. Свердловск тимер юлының Березники станциясе. Климат
ТарихХәзерге шәһәр террриториясендә 16 гасырдан тоз кайнату кәсепләре бар булганнар. 1873 елда сәнәгатьче И.И. Любимов тарафыннан биредә Березники тоз кайнату заводы төзелгән; 1883 елда сода заводы төзелгән. 1929 елда биредә химия комбинаты төзелеше башлана; калий тозлары чыганклаын үзләштерүе дә башлана. Төзелеш вакытында барлыкка килгән аерым-аерым торган бистәләрне бер шәһәргә берләштерү тәкъдим ителә. 1932 елда Усолье-Соликамское шәһәре (11.7 мең кеше, 1931) һәм Веретия, Дедюхино, Ленва, Усть-Зырянка, Чуртан штб-лары Березники шәһәренә берләштерелгәннәр. 1940 елда Березники составыннан Усолье шәһәре чыгарыла. Халык
Милли состав
ТатарларТарихыБеренчел археологик чыганаклар татарларның борынгы бабаларының хәзерге Березники шәһәре тирәсендә 11 йөздән үк урнаша башлавын раслый. Алар тоз чыгарганнар һәм аны кайнатканнар, бакыр рудасы эреткәннәр, сату иткәннәр. Даими татар авыллары 1552 елдан соң гына барлыкка килә. 20 йөз башыннан 1927 елга кадәр татарлар химия сәнәгате төзелешен олаулар һәм ат караучылар белән тәэмин итеп торалар. 1927-41 елларда Березники шәһәрендә М. Ардуанов эшли. 1949-60 та Березники шәһәрендәге төзелешкә 40 меңләп татар килә. 1949-84 тә В.И. Ленин исемендәге мәдәният сарае каршында татар үзешчән сәнгать коллективы эшли. Хәзерге торышы1991 дән мәчет эшли. 2000 дә Россия мөселман Үзәк Диния нәзарәтенең Пермь мөфтияте Березники мөхтәсибәте оештырыла. 1997 дә татар-башкорт мәдәни үзәге ачыла. Аның каршында татар һәм башкорт халыкларының телен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү оештырылган; үзешчән сәнгать түгәрәге, бу халыкларның иҗат музее эшли. 1998 дән Сабантуй бәйрәме үткәрелә. Березники шәһәреннән Татарстан Җөмһүриятенә калийлы һәм азотлы ашламалар китерелә.[9] ИкътисадБерезники — Россиянең химия сәнәгате үзәкләреннән берсе. "Уралкалий" АҖы (калий ашламалар, техник тоз), "Сода", "Азот" ҖБлары (аммиак, аммиаклы һәм натрийлы силитрә, комплекслы сыек ашламалар). "Ависма" (титан губкалары, металлик магние һ. б.), "Бератон" (буяу матдәләре, фотохимик һәм лак-буяу продукциясе) АҖлары. Электротехник, металл эшкәртү, төзелеш материалларны җитештерү, җиңел, азык-төлек сәнәгатьләре ширкәтләре. Татар матбугаты1933—1935 елларда шәһәрдә татар телле «Qьzьl ximik» («Кызыл химик») гәҗите нәшер ителгән. Танылган шәхесләр
Галерея
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia