Пермь крае
Пермь крае — Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Идел буе федераль бүлгесенә керә. Крайның мәркәзе — Пермь шәһәре. ГеографияЧиктәшлек
Пермь крае Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә һәм Урта һәм Төньяк Урал таулары битләвендә урнаша. Крайның 99,8 % өлеше Европада, 0,2 % өлеше — Азиядә урнаша. Кырый нокталар
КлиматПермь крайның климаты — уртача континенталь. Гыйнварның уртача температурасы — -18,5...-15 °С. РельефКрайның көнбатыш өлешен (территориянең 85 % өлешен) Рус тигезлеге биләп тора, крайның көнчыгыш өлешен Урал таулары биләп торалар. Иң биек таулары крайның төньягында урнашалар:
Елгалар![]() ![]() Пермь краеның елгалар Чулман бассейнына керәләр. Крайда 29 меңнән артык елгалар бар, аларның гомуми озынлыгы — >90 000 км. Төп елгалар:
Файдалы казылмаларПермь краенда нефтьне, газны, ташкүмерне, минирәл тозларны, алтынны, алмазларны, хромит рудаларны, көрән железнякларны, торфны, известьташны, асылташларны, вак-төяк әйберләр ясауга китә торган ташларны, каплый торган ташларны, төзү материалларны чыгаралар. Саклана торган табигать терриотрияләре
ТарихМоны да карагыз: Пермь губернасы 1737 елда Казан губернасының Чәрдән, Саликам һәм Көңгер өязләре, Казан губернасының Көңгер провинциясенә берләшкәннәр (үзәк шәһәре — Көңгер). 1781 елда Пермь губернасы оештырыла. 1919 елның 15 июлендә Пермь губернасы составыннан Екатеринбур губернасы аерылып чыгарыла. 1923 елның 3 ноябрендә Пермь губернасы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Урал өлкәсенә кертелә. 1934 елда Урал өлкәсе юкка чыгарыла, хәзерге Пермь краеның территориясе Свердловск өлкәсендә калган. 1938 елда Свердловск өлкәсе составыннан Пермь өлкәсе аерылып чыгарыла. 1940—1957 елларда ул Молотов өлкәсе исемен йөрткән. Пермь өлкәсе составына Коми-Пермяк автономияле округы (1977 елга кадәр — милли округы) кергән. 1992 елдан — Россия Федерециясенең мөстәкыйль субьекты статусын алган, ләкин формаль рәвештә ул Пермь өлкәсе составында булган. 2003 елның референдумда Пермь өлкәсендә һәм Коми-Пермяк автономияле округында торучы халык ике субъектларның берләштерүне яклаган һәм 2005 елда Пермь өлкәсе һәм Коми-Пермяк автономияле округы бер субъектка берләштергәннәр. Мәдәният
Дин
ХалыкМилли состав
Искәрмәләр: 1 Комилар белән 2 Кырым татарлары белән ТатарларСтатистик мәгълүматларга караганда, Пермь өлкәсендә 160 мең чамасы татар яши. Алар Тор, Ирен, Сөлил, Сеп, Шауба, Бөрмә, Тол елгалары буенда урнашкан авылларда һәм Пермь, Березники, Чайковски һ.б. шәһәрләрдә яшиләр. Торак пунктларПермь крайның эре торак пунктлары
Административ-территориаль бүленеше![]() Районнар
Шәһәр округлары
6 район һәм 1 шәһәр округы Коми-Пермяк округны — аерым статус белән территорияне ясыйлар:
Бу яклардан чыккан күренекле татарлар
Моны да карагызЧыганаклар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia