Василий Аверьянов
Василий Аверьянов, Василий Игнат улы Аверьянов[1].(Василий Игнатьевич Аверьянов; 1936 елның 8 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы, Янгелде) ― Татарстанның Апас районы Тукай исемендәге күмәк хуҗалыгының киң профильле механизаторы, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры (1975, 1976, 1983)[2]. Тәрҗемәи хәле1936 елның 8 гыйнварында [3] Татарстан АССР Кайбыч (1963 елдан Буа, 1964 елдан Апас) районы (хәзерге Сатмыш авыл җирлегенә керүче) Янгелде авылында[4] күп балалы колхозчы гаиләсендә туган. Мәктәптә 4 класс тәмамлаган, аннары үз хуҗалыгында һәм туган «Татарстан»[5] (1958 елдан Тукай исемендәге) колхозында төрле эшләрдә эшләгән: тимерче ярдәмчесе, хат ташучы, өч сезон умартачы ярдәмчесе булган. 1955 елдан өч ел Германиядә хәрби хезмәт үткән. Армиядән кайткач, СПТУда механизаторлар курсын тәмамлаган. 1959―1996 елларда ― Апас районы Тукай исемендәге күмәк хуҗалыкның киң профильле механизаторы (тракторчысы). 1960-еллар башында, район механизаторлары арасында беренчеләрдән булып, шикәр чөгендере игә башлаган. Шулай ук беренчеләрдән булып, Днепропетровск комбайн заводында[d] эшләнгән КС–6 чөгендер җыю комбайнына утырган. Унсигез ел рәттән Василий Аверьянов чөгендер җыюда звеньевой булып эшләгән[6]. Озак еллар авыл хуҗалыгы техникасында эшләп, агротехник чараларның барысын да үзләштергән, игенчелекнең барлык нечкәлекләрен өйрәнгән, чөгендер үстерүдә һәм эшкәртүдә югары күрсәткечләргә ирешкән [7]. Яз башыннан көзгә кадәр басуда, кыш айларында чылбырлы ДТ-54, Минск трактор заводы[d] җитештергән тәгәрмәчле МТЗ–75 тракторларында төрле йөк ташуда эшләгән, 60 чакрым ераклыкка Буадагы шикәр заводына йөк илткән. Намуслы хезмәте өчен «Районның иң яхшы тракторчысы» исеменә лаек булган[2]. Колхозда беренчеләрдән булып, коллектив подряд нигезендә эшләүче механикалаштырылган звеноны җитәкләгән. Корылык килгән 1981 елда аның җитәкчелегендәге звено 810 гектар җирдә 24,5 центнер, алдагы 1982 елда бөртеклеләрдән гектарына 35,8 центнер (районның уртача күрсәткеченнән бер ярым тапкыр күбрәк) уңыш алган[1]. 1982 елда 3075 эталон гектар җир эшкәрткән (җиткерелгән шәхси планын 675 гектарга арттырып үтәгән). Сизелерлек суммада ягулык-майлау материалларын[d] һәм запас частьләрне янга калдырган[2]. 1996 елда пенсиягә чыккан[8]. Пенсиягә чыкканнан соң күп еллар Сатмышта эшләгән[9]. Аның намуслы хезмәте дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән. Ул барлык өч дәрәҗәдәге Хезмәт Даны орденына лаек булган (бу дәүләт бүләген алган кеше Социалистик Хезмәт Герое исеменә тиңләштерелә, барлык өч дәрәҗә кавалеры статусы һәм бирелгән ташламалары буенча Хезмәт Даны ордены хәрби Дан орденына туры килә)[9]. Ул бу орденның ТАССРда гына түгел, РСФСРда да беренче тулы кавалеры булган. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ХөрмәтләүРайон үзәгендә ― Апас бистәсендә аның хөрмәтенә һәйкәл куелган[12][13]. Шәхси тормышыИке тапкыр өйләнгән, ике хатыны да вафат (беренче хатыны Ябалак авылыннан) булган. Биш бала үстергән. Механизатор эстафетасын Василий Игнатьевичтан шулай ук туган җирендә эшләүче улы Сергей алган. Ветеран үзе исә күп санлы оныкларын үстерергә булыша[14]. Кызыклы фактВасилий Аверьянов 2нче санлы I дәрәҗәдәге Хезмәт Даны орденын алган (беренчесен ― алфавит буенча ― Азәрбайҗан ССРдан нефтьче-бораулаучы Векил Гаджага оглы Аббасовка биргәннәр). Ул бу орденның ТАССРда гына түгел, РСФСРда да беренче тулы кавалеры була. I дәрәҗә Хезмәт Даны орденын Аверьяновка Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Усманов үзе тапшырган, ләкин ул вакытта аңа өстәмә бүләк бирелми. Минтимер Шәймиев ТР Президенты булганда телевизор тапшырган [15]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia