Кайбыч районы
һәм Кайбыч районы (рус. Кайбицкий район, чуаш. Хайпăç районĕ) — Татарстан Республикасы составында административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Район территориясе 57 торак пунктны һәм 17 авыл җирлеген үз эченә ала. 2020 ел башына халык саны 13 415 кеше тәшкил иткән.[2] Административ үзәге булып Олы Кайбыч авылы тора. 1927 елның февраль-август айларында административ үзәге булып Өлҗән авылы саналган.[3] Географиясе![]() ![]() Кайбыч районы Татарстанның көнбатышында урнашкан. Рельефы тигезлекләр, калкулыклар белән чиратлаша. Иң биек өлеше көнбатышы, алай да биеклеге 150-200 метрдан артмый. Рельефы формалашуда Бозлык чоры тәэсире зур, бозлык монда килеп җитмәсә дә эрегән сулар агымы, туңган туфрак эрү бу җирләрдә кабарынкы, батынкы урыннар барлыкка китергән. Район аша Гөбенә, Зөя, Бәрле елгалары ага.[4] Район Чуаш Республикасының Комсомол, Ялчык, Канаш, Янтык, Ормар, Татарстанның Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары белән чиктәш.[5] Кайбыч урманнары1966 елның 3 октябрендә Кайбыч махсус урман хуҗалыгы оеша. Аның мәйданы 17 473 гектар булып, шуның имәнннәр 48 %ын, юкәләр 25, усаклар 8, наратлар 5, калган агачлар 14 %ын алып торган. Кайбыч урманарының тарихы еракларга китә. Әле 18 гасыр башында ук, 1712 ел Указы белән Петр I : “Казанның таулы имәнлекләрен кораблар һәм башка диңгез суднолары төзү өчен сакларга!”, — дип боерган[6]. Әле бүгенге көндә дә Кайбыч урманында Лашман юлы дип аталган бик киң юл сакланган. Урсак урманчылыгы урманында әле дә 500 еллык имән үсеп тора[6]. КлиматыКайбыч районы бөтен Татарстан кебек үк, халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) дип билгеләнелә торган сәгать поясында урнашкан. Ул UTC буенча исәпләгәндә, 4:00 гә тигез. Еллык явым-төшем — 450 мм. Гыйнварның уртача температурасы — -10.5, ә июлнеке +20.4 градус тәшкил итә.
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[7]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[8] Казылма байлыкларыКазылма байлыклардан төзелеш өчен ком, балчык, торф ятмалары, ком-таш, мергел бар. Герб һәм флагы
Район гербы һәм флагы 2005 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының вәкиллекле органы карары белән расланган. Эш белән ТР президенты каршындагы Геральдик совет Россия геральдистлар берлеге белән берлектә шөгыльләнгән. Герб һәм флагта яшел ябалдашлы алтын имән сурәтләнгән, аның буенча алтын имән чикләвекләре сибелгән. Авыл хуҗалыгы икътисадның нигезе булып тора, чәчәк гаммасында алар алтын һәм яшел төсләрнең күп булуын күрсәтә, бу шулай ук районның бай табигатен ассызыклый. Имән — озын гомер, ныклык, намуслылык, батырлык һәм ныклык символы. Агач үзенең ботаклары белән халыкның күпмилләтле составын чагылдыра: рус, татар һәм чуаш. Ябалдаш район чикләрен кабатлый диярлек. Яшел төс — сәламәтлек, тормыш үсеше һәм яңарыш, алтын төс уңыш, байлык һәм тотрыклылык, хөрмәт, көмеш төс — чисталык, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.[9] Кайбыч районы флагы герб нигезендә эшләнгән турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт, ул горизонталь буенча ак Һәм яшел полосадан белән икегә бүленгән.[10] ТарихыСоветкача чорКайбыч төбәге Болгар дәүләте, Алтын Урда империясе, Казан ханлыгы заманнарын хәтерли. Әмма аның тарихы бик аз тикшерелгән. Юбилейлар уңае белән чыгарылган китапларда, нигездә, аерым шәхесләр турында сүз бара. Кайбыч атамасы турында төрле фаразлар бар. Кайбыч – Хәйбүч- Хәйбүш[11], Кайбыч – кап, зур качык сүзеннән[12] , Кайбыч – Кобец дигән исемнән[13] дигән риваятьләр (легендалар) мәгълүм. Казан калгасының дүртенче капкасы да “Кайба/”ы/ч/ капкасы” дип аталган[14]. Казан капкаларын күрсәткән харитада (картада)[15] Кайбыч атамасы ике ”а” белән язылган. Димәк, 1552 елда һәм бу авыл барлыкка килгән ерак заманнарда, Казанның бер капкасын “Кайбицкие ворота” дип атаганнар. Татарчага әйләндерсәк, Кайбыч – кайбач, каймач килеп чыга. Чөнки тарихи фонетикада б=м/без=мез, ирен-ирен авазлары. Бу атама мишәрләр күчеше белән булу бик ихтимал. Тарих фәннәре докторы, этнограф Д.М.Исхаков Кайбыч якларына “мишәрләр күчеше, мишәрләр агышы” көчле булган дип саный. Кайбычта ягында кәпәч ,кәләпүш, кәлҗемә, күпертмә, күпчек к/г/ тешеп калу (омбагыш), үрәнәм, кели дип сөйләү гадәти күренеш. Әптүк, Сәмыйк, Хәйрүк, Хикмүч ( Габделгани, Сәмигулла, Хәйривафа, Хикмәтулла) дип мишәрләрчә исем кыскартулар да бар. Кайбыч халкы да бүген инде үзләрен мишәрләр дип санамыйлар. Димәк, килгән кабиләләр, “җирле халык” белән гасырлар дәвамында катнашып, кайчакларда җир-су өчен бәрелешеп, ”чын мишәрлекләрен” югалтканнар. Совет чорыКайбыч районы оешканчыга кадәр (1917-1920 елларда) аның Кошман, Өлҗән, Ивановский вулыслары авыллары Казан губернасының Зөя өязенә, Таяба вулысы авыллары Тәтеш өязенә, Мәлки вулысы авыллары Казан губернасының Чуел өязенә караган. 1920 елда Кайбыч авыллары Зөя кантоны карамагына күчәләр.[16] 1927 елның 14 февралендә беренче тапкыр шушы регионда өч волостьтан район оештырыла. Район составына Кошман (31 авыл), Өлҗән (22 авыл), Мәлки (10 авыл) волостьлары кертелә. Беренче вакытта бу район үзәге Өлҗән авылында булган Өлҗән районы була, 1 августта аның үзәге булып Олы Кайбыч авылы сайлана һәм район Кайбыч районы дип үзгәртелә.[17] Бөек Ватан сугышына районнан 10 меңнән артык кеше китә. Шуларның 5 меңләбе кире туган ягына кайта алмыйча кала. 3 сугышчы Советлар Берлеге (Союзы) герое исеменә лаек була. 1941 елның көзендә район кырларында Казан каймасы казу башлана. Окоп казуга бик күп кешеләр китерелә, шул исәптән язучы Гадел Кутуй да Иске Чәчкаб авылы янында окоп казыган вакытта биредә була.[18] Танк үтмәслек чокырлар, дзотлар, землянкалар район җирләре аша бара. Бу чокырларның киңлеге 5-6 метр,ә тирәнлеге 3-4 метр була. Соңрак, бу окоп җирләренең күпчелек өлеше күмелеп, эшкәртелә. 1944 елның 29 мартында Кайбыч районы составыннан Подберезье районы бүленеп чыгарыла. Яңа Подберезье районын аякка бастыру 1944 елның августына кадәр сузыла. Августта Кайбыч районыннан 38 колхоз Подберезье районына күчерелә. Зур Подберезье авылында да яңа административ биналар төзү, техник җайланмалар белән тәэмин итү Кайбыч районына йөкләнә. Күп эшче кадрлар юнәлтелә.1956 елның 17 маенда район составына Подберезье районы кире кертелә. Яңа районда 1 132.3 км². мәйданда 51 262 кеше яшәгән, шулардан 54.6% татарлар, 43.3% руслар, 2.1% чуашлар һ.б.[19] Район буларак Кайбыч төбәге 1962 елга кадәр үсә. 1963 елның 4 гыйнварында Кайбыч районы Апас районы составына кертелә. Кайбыч районы беткәч 29 ел дәвамында районның да, Олы Кайбычның да әһәмияте кими, ул колхоз үзәге булып кала[20]. Постсовет чорыРайон кире 1991 елның 19 апрелендә генә Апас районыннан бүленеп чыга.[21][22] Халык саны
2002 елда Кайбыч районында 16 меңнәр тирәсе кеше яшәгән. Район халкы 2010 елга — 14 898 кеше[26] . Авыл халкы районның 100% халкын алып тора[27]. Ир-атлар — 7111(47,7%), кыз-хатыннар — 7787 (52,3%). 1000 ир-атка 1095 хатын-кыз туры килә. Райондагы халыкның уртача яше — 41,1. Шул исәптән ир-атларныкы — 38,3 , хатын-кызларныкы — 43,6. Эш яшеннән яшьрәк халык — 2813 (18,9%), шул исәптән малайлар — 1387, кызлар — 1426 (50,7%). Эш яшендәге халык — 8053 (54%), шул исәптән ир-атлар — 4486, хатын-кызлар — 3567 (44,3%). Эш яшеннән олырак халык — 4032 (27,1%), шул исәптән ир-атлар — 1238, хатын-кызлар — 2794 (69,3%). 2011 елның 1 гыйнварына районда 14 866 кеше яши[28]. Милли составы![]()
2010 елга районның милли составы: татарлар — 67,7 %, руслар — 26,2 %, чуашлар — 5,3 %, башкалар — 0,8%.[34] Кайбыч районында Тау ягындагы бердән-бер керәшен татарлары авыллары бар. Мәлки керәшен татарлары, мишәр татарлары авыллары районның көнбатыш ягында, калган татар авылларының күбесе Бәрледән көньякка таба урнашкан. Чуаш авыллары районның көнбатышында, Имәле елгасы бассейнында, ягъни Апас һәм Югары Ослан районнары белән чик буйларында, шул районнарның чуаш авыллары җирләре белән чиктәш территориядә, ә рус авылларының күбесе Бәрле елгасының сул ярында, Чуашстан белән чик арасында урнашкан. Тарих фәннәре докторы, этнограф Д.М.Исхаков Кайбыч якларына “мишәрләр күчеше, мишәрләр агышы” көчле булган дип саный. Кайбычта ягында кәпәч ,кәләпүш, кәлҗемә, күпертмә, күпчек к/г/ тешеп калу (омбагыш), үрәнәм, кели дип сөйләү гадәти күренеш. Әптүк, Сәмыйк, Хәйрүк, Хикмүч ( Габделгани, Сәмигулла, Хәйривафа, Хикмәтулла) дип мишәрләрчә исем кыскартулар да бар. Кайбыч халкы да бүген инде үзләрен мишәрләр дип санамыйлар. Димәк, килгән кабиләләр, “ җирле халык” белән гасырлар дәвамында катнашып, кайчакларда җир-су өчен бәрелешеп, ”чын мишәрлекләрен” югалтканнар. Күренекле кешеләре
Административ бүленеше![]() Бүгенге көндә Кайбыч районында 60 торак пункт һәм 17 авыл җирлеге урнашкан:
Икътисады![]() ![]() 2010 елдан 2020 елга кадәр минималь куллану бюджетына уртача айлык хезмәт хакы чагыштырмасы 2,02 дән 2,21 тапкыр арткан. 2019 ел мәгълүматлары буенча, оешма хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 24 мең сум тәшкил иткән.[36] Эшсезлек дәрәҗәсе 2013 елдан 2020 елга кадәр 0,62 % тан 0,78 % ка кадәр арткан.[37] Төбәк икътисадының нигезе — авыл хуҗалыгы. 2020 елның беренче яртыеллыгында авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе 391 млн. сум тәшкил иткән. Басуларда бодай, арыш, арпа, солы, карабодай, шикәр чөгендере һәм борчак кебек культуралар үстерелә. Ит-сөт терлекчелеге һәм сарыкчылык үсеш алган. 2019 елда «Подберезье» агрофирмасы ачыла, аның төп юнәлеше — көнбагыш мае җитештерү. Кайбыч районы авыл хуҗалыгы (аграр) районы булып тора. Авыл хуҗалыгы җирләре 67,1 мең гаектар җирне алып тора, җиренең 78% ы авыл хуҗалыгы өчен бирелгән. Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит, бал җитештерү, игенчелек, урманчылык. Кайбычта авыл хуҗалыгының нигезе – эре агрофирмалар. Иң зуры — «Ак барс холдинг», район җирләренең 83% ы аның карамагында.[38] Районда «Кайбыч урман хуҗалыгы» ДУ, «Кайбыч балык хуҗалыгы» ААҖ, «Кайбычагрохимсервис» ААҖ, «Кайбыч райпос»ы, «Кайбыч аучылык заказнигы», «Кайбыч җимеш бакчасы», Колангы һәм Подберезье авылларында сөт-май заводлары, эшли. 2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында 205 млн. сумлык товар төяп озатылган.[39] Инвестицион потенциалы![]() Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитеты бәяләве буенча, 2020 елның гыйнвар-июнь айларында Кайбыч районында төп капиталга инвестицияләр 363 563 мең сум тәшкил иткән, ягъни Татарстан инвестицияләренең гомуми күләменнән 0,2%.[40] 2020 елда инвестицияләр юнәлеше буенча авыл хуҗалыгы, аучылык һәм балыкчылык үсеше алда бара (барлыгы 92 млн.сум), икенче урында — электр энергиясе белән тәэмин итү (4,5 млн. сум) тора.[40] Республика Дәүләт статистикасы федераль хезмәте хисабы күрсәткәнчә, 2019 елда районга 147 млн.сум инвестиция җәлеп ителгән (бюджет акчаларыннан һәм кече эшмәкәрлек субъектларыннан тыш), 2018 елда — 176 млн.[40][41] ТранспортРайонның көнчыгышында «Зөя — Сембер» тимер юлы (Колангы станциясе) һәм Р-241 автоюлы уза. Казанга район аша Кайбыч-Казан, Мәлки-Казан, Подберезье-Казан, Комсомол-Казан, Чирмешән-Казан, Апас-Казан маршруты шәхси автобуслары йөри.[9] 2024 елда «Мәскәү — Түбән Новгород — Казан» тизйөрешле трассасын ачарга планлаштыралар, ул Европа — Көнбатыш Кытай транспорт коридорының бер өлеше булачак. Татарстан территориясендә юл озынлыгы 145 км тәшкил итәчәк, аларның 100 км Кайбыч районы буенча — Камыллы авылыннан алып Малала авылына кадәр барачак. Мәскәүдән Казанга машина белән алты сәгать ярым эчендә барып җитәргә мөмкин булачак.[42] ЭкологияРайонда төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре бар. Татарстанның Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр, бүре, болан, соры коңгыз, колаклы һәм саз ябалаклары, соры Һәм яшел тукран һәм башка хайваннар очрый.[4]. Табигый һәйкәлләре
Социаль өлкәРайонда 44 мәдәни мирас объекты сакланган. Социаль өлкә 28 гомуми белем бирү мәктәбе, 19 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм өч өстәмә белем бирү учреждениесе тарафыннан тәкъдим ителгән. Мәдәният өлкәсендә район мәдәният йорты, музей, үзәк район китапханәсе, балалар китапханәсе һәм 36 клуб эшли.[43]. С 1933 года на русском и татарском языках издаётся районная газета «Кайбицкие зори» (Кайбыч таңнары)[44] 1933 елдан башлап районда «Кайбыч таңнары» газетасы атнага ике мәртәбә татар һәм рус (татарчадан тәрҗемә аша) телләрендә чыгып килә. Интернетка керү мөмкинлеген Таттелеком операторы бирә. Сәламәтлек саклауРайонда Кайбыч үзәк һәм Зур Подберезье амбулатория һәм участок хастаханәләре, 34 фельдшер-акушерлык пункты эшли. Федоровское авылында картлар йорты урнашкан. МәгарифМәгариф өлкәсендә эш 7 урта, 9 тулы булмаган, 25 башлангыч, 1 музыкаль мәктәп, 27 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учрежденияләре аша алып барыла. 1990 еллар азагында 12 яңа мәктәп бинасы ачыла. Район үзәгендә спорт комплексы, махсус һәнәри белем бирү училищесы (Апас филиалы), 1 автомәктәп эшләп килә. Мәдәният1991 елның 7 июлендә Кайбыч мәдәният бүлеге Апастан 42 клуб, шул исәптән 1 автоклуб һәм 27 китапханә белән аерылып чыга. Хәзерге көндә районда 29 китапханә, 46 клуб бар. Галия Кайбицкая музее (Олы Кайбыч), Икмәк игү һәм көндәлек авыл тормышы музее, Тау иле керәшен татарлары музее эшли. Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре![]()
Искәрмәләр
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia