Вера Кузьмина
Вера Кузьмина, Вера Кузьма кызы Кузьмина (чуаш. Вера Кузьминична Кузьмина, ире фамилиясе буенча Хузангай, 1923 елның 16 ноябре, ССРБ, РСФСР, Чуаш АӨ, Чуел өязе, Янтык волосте, Яншык-Норваш―2021 елның 22 октябре, РФ, ЧР, Чабаксар) — драма актрисасы, К. В. Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театры артисты (1947 елдан), ССРБ халык артисты (1980), Чуаш АССРның К. В. Иванов исемендәге Дәүләт (1991), «Алтын битлек» РФ милли театр (2018) премияләре лауреаты. Тәрҗемәи хәле1923 елның 16 ноябрендә Чуаш АӨ Чуел өязе Янтык волосте (хәзерге ЧР Янтык районы) Яншык-Норваш авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында (1941—1943) Смоленск, Мәскәү астында утын әзерләүдә эшләгән. Мәскәүдә А. В. Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтын тәмамлаган (рус. ГИТИС, укытучысы — ССРБ халык артисты М. М. Тарханов). 1947 елдан К. В. Иванов исемендәге (1959 елда бирелгән) Чуаш дәүләт академия драма театры сәхнәсендә хезмәт итә. В. К. Кузьмина — зур сәхнә остасы, талантлы актриса, чуаш халкының горурлыгы. Образга җиңел керү осталыгы, зур хезмәт сөючәнлек, югары профессиональлек, тормышны тирән белү, зирәклек кебек сыйфатлары актрисага гомерлеккә чуаш милли театр сәнгате хәзинәсенә кергән кабатланмас хатын-кызлар образларын булдыруда ярдәм итә. Ул рус һәм чит ил классикасы, заманча драматургия, шулай ук чуаш авторларының әсәрләре буенча куелган йөздән артык спектакльдә уйный. Үзенең 80 яшьлегенә В. К. Кузьмина Ф. Гарсиа Лорка пьесасы буенча куелган «Бернарда Альба йорты» спектаклендәге Бернарда Альбаның ролен башкарып, тагын бер тапкыр үзенең көчен һәм талантын исбатлый. В. К. Кузьмина барлык республика чараларында, фестивальләрдә, смотрларда, конкурсларда, очрашуларда актив катнаша. Чуаш Республикасының халык театрларына зур ярдәм күрсәтә, яшь артистларга актерлык осталыгының нечкәлекләренә төшенүдә актив ярдәм итә. Башкарган кайбер рольләре![]()
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеИре Педер Хузангай (1907—1970), чуаш халык шагыйре.
Вафаты2021 елның 22 октябрендә 97 яшендә Чабаксарда вафат[2][3] . Сылтамалар
Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia