Википедия:Тиз бетерү критерийлары
Администратор хокукларына ия булмаган кулланучылар шаблонын куя алалар. ГомумиГ1
Мәгънәсез эчтәлекБер нинди мәгънәсе булмаган яки очраклы символлардан торган сәхифә. Моңа керми: хаталы язу, озын күңелсез монолог-текстлар, начар аңлатылган фикерләр, вандализм, башка телләрдән начар тәрҗемә ителгән текстлар, башка телләрдәге текстлар, ялган мәгълүматлар һ. б. Г2
Күнекмә битеВикипедиянең техник мөмкинчелекләрен тикшерү өчен ясалган мәкалә. Г3
ВандализмШулай ук вандализм нәтиҗәләреннән котылу максатыннан ясалган вакытлы юнәлтүләр. Г4
Элек яңадан язарга тыелу сәбәпле бетерелгән мәкаләләрБәхәс нәтиҗәсендә сәхифә бетерелгән иде, аны торгызу тыелды. Искәрмә: мөһимлек критерие буенча бетерелгән мәкаләдә мөһимлекне күрсәтү. Г5
Бетерүне бердәнбер автор сорадыАндый бетерүнең сәбәпләре күрсәтелергә тиеш. Г6
Булмаган сәхифәнең бәхәс битеМөһим мәгълүмат ташыган очрактан тыш. Г7
Исемен үзгәртү мөмкинлеге өченТөзәтүләр тарихын берләштерү яки мәкаләне күчерү максатыннан. Г8
Инде булган мәкаләнең копиясеВикипедиянең башка сәхифәсеннән текстны күчерү, копияләү. МәкаләләрМ1
Энциклопедик эчтәлеге булмаган буш яки бик кыска мәкаләМәсәлән, «Габдулла Габдуллаев. Бик яхшы кеше, намаз укый, гаиләсе бар». Шулай ук мәкалә исемен копияләгән сәхифәләр бу төркемгә керә. Әгәр мәкаләне яхшыртып була икән, бетерү алдыннан өч сәгать көтәргә кирәк. Бәлки, мәкаләне коручы аны яхшыртыр. Бу темасы мөһим һәм чыганагы бирелгән мәкалә төпчекләренә һәм исемлекләргә карамый. М2
Татар телендә булмаган яки машина тәрҗемәсе белән генә язылган мәкаләӘгәр берәр мәкаләдә чит телдәге сүзләрдән башка татартелле текст булса, бетерү алдыннан тикшерергә кирәк, бәлки аны яхшыртып булырдыр. Башка телдә зур цитаталар булган мәкаләләр бу төркемгә карамый (мәсәлән, төрле илләр гимннары). Бу яңа булдырылган һәм тәрҗемә процессында булган мәкаләләргә карамый. Соңгыларына {{Ds}} кисәтү калыбы урнаштырыла. М3
Фәкать сылтамалардан торган мәкаләЯки интервикилар, төркемнәр, «Шулай ук кара» бүлеге генә булган мәкаләләр Исемлекләр бу төркемгә карамый. М4
Энциклопедик мөһимлеген дәлилләмәгән мәкаләләрМәсәлән, мөһимлеге исбат ителмәгән танылмаган шәхес, кешеләр төркеме, сайт яки оешма турында мәкалә. Берәркем мәкалә мөһимлеген дәлилләргә теләсә, бәхәс ВП:Бетерүгә сәхифәсенә күчерелә. М5
Автор хокукларын бозуТүбәндәге билгеләр:
Андый мәкаләләр авторларына аларның эшчәнлеге Википедия кагыйдәләрен бозу турында хәбәр итәргә кирәк. Моның өчен {{nothanks cv}} шаблоны кулланыла. М6
Мәкалә исемендә норматив булмаган лексика булса.Яки мәкалә тулысынча цензура чикләренә сыймаган лексикадан торса. Википедия:Цензура чикләренә сыймаган лексика кагыйдәсенә нигезләнә. ЮнәлтүләрЮ1
Булмаган сәхифәгә юнәлтүЯлгышлык булса, кирәкле биткә юнәлтергә. Ю2
Төрле аланнардагы битләр арасында юнәлтүләрМәсәлән, мәкаләләрдән бәхәскә, порталдан ярдәм аланына һ. б. Ю3
Исемдә хата булган юнәлтүләрШулай ук бер сүздә төрле әлифбалар кулланылса. Иң еш ясала торган хаталар, берлек/күплек саннары мөнәсәбәте, сүзнең башка вариантлары моңа керми. Ю4
Баш килештә булмаган исемЮ5
Семантик (мәгънә) ягыннан дөрес булмаган юнәлтүЮнәлтелгән бит юнәлә торган бит белән синонимнар түгел, мәгънә ягыннан төрле мәкаләләр. ФайлларФ1
Булган файл копиясеКопияләнгән файлны күрсәтү кирәк. Ф2
Хаталы яки буш файлФ3
Аңлашылмаган лицензион халәтеТүбәндәге билгеләргә ия булса:
Ф4
Кулланылмаган, ирексез файлБер мәкаләдә дә кулланылмаган, ирекле булмаган файл. Ф5
Әхлакый нормаларына туры килмәгән файлӘдәб-әхлак нормаларына туры килмәсә. Ф6
Ирекле булмаган, алыштырыла алган файлВикиҗыентыкта әлеге тема буенча алыштырыла алган файл булса. Ф7
Викиҗыентыкта шул ук файл булсаВикиҗыентыкка сылтама куярга ТөркемнәрТ1
Буш төркемБернинди бит, файл яки буш булмаган төркем кермәгән төркемнәр. Бу {{Төркемнәр өчен төркем}} калыбы белән билгеләнгән, һәм табигатьләре буенча, кайвакыт буш кала алган күп мәгънәлелек, юнәлтү, сайланган тема, бәхәсләшү процессы дәвам иткән яки проект төркемнәренә кагылмый. Шундый төркем юк ителмәве өчен, өстенә {{empty category}}/({{Буш төркем}}) калыбын урнаштыруыгыз сорала. Кулланучылар сәхифәләреК1
Хуҗасы соравы буенчаӘгәр сәхифәнең (аккаунтның) хуҗасы сораса. К2
Аноним кулланучы бәхәс битеТеркәлмәгән кулланучының бәхәс бите актуальлеген югалтса. Шул ук IP-адреслы кулланучылар белән бутамас өчен. К3
Булмаган кулланучыВикипедиядә теркәлмәгән, ләкин сәхифәсе булган кулланучылар. Шулай ук кара |
Portal di Ensiklopedia Dunia