Виктор Несмелов
Виктор Несмелов, Виктор Иван улы Несмелов (рус. Несмелов Виктор Иванович, 1863 елның 1 (13) гыйнвары, Сарытау губернасы, Сердобск өязе, Вертуновка — 1937 елның 30 июне, Казан) — фәлсәфәче, илаһиятчы, Казан руханилар академиясе (1896-1918) һәм Казан университеты (1918-1921) профессоры, илаһият докторы (1890). Казан руханилар академиясенең атказанган профессоры (1913). Дини фәлсәфәдә яңа юнәлеш ачкан фәлсәфи антропология буенча хезмәтләр авторы. Сәяси золым корбаны, 1992 елда аклана. Тәрҗемәи хәле1863 елның 1 (13) гыйнварында Сарытау өлкәсе Сердобск өязе (хәзерге Пенза өлкәсе Бәк районы) Вертуновка авылында рухани гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне, Петровск шәһәрендә руханилар укуханәсен, Сарытауда руханилар семинариясен (1883), Казанда руханилар академиясен (1887) тәмамлаган. Руханилар тәрбияләүче кече уку йортлары өчен укытучылар һәм дөньяви мәктәпләр өчен закон Божий өйрәтүчеләр әзерләүче академия шәкертләре арасында В.И. Несмелов сәләте белән аерылып тора. Өстәмә гыйльми эзләнү эше әзерләтмичә генә, аңа 1888 елның 24 маенда илаһият магистры дәрәҗәсе бирелә, октябрь аеннан академиядә доцент вазифасына керешә. 1896 елның гыйнварыннан (27 яшендә) академиянең метафизика (соңрак логика һәм фәлсәфә) кафедрасы профессоры. 1898 елда төп гыйльми хезмәте «Наука о человеке» (тат. Кеше турында фән) китабы басылып чыккач, илаһият докторы дәрәҗәсе бирелә. 1903 елда әлеге китапның 2нче кисәге басылып чыга. Гыйльми һәм педагогик хезмәте Россия империясенең 6 ордены белән билгеләнгән, аңа хакыйкый дәүләт киңәшчесе дәрәҗәсе бирелгән. Хезмәтләре
Октябрь инкыйлабы1917 елда Совет хакимияте карары белән Казан руханилар академиясе ябыла. Бинада (Ершов урамы, 2) Псков кадет корпусы, соңрак тиф хәрби госпитале, мөселман хәрби курслары ачыла. 1921 елда «РСФСР БҮБК 1918 елның 21 гыйнварында чыгарган «Дини уку йортларын ябу турында» декретын үтәмәгән өчен» кулга алына һәм 1 елга ирегеннән азат итәргә (шартлы рәвештә) карар чыгарыла. 1931 елда «инкыйлабка каршы чиркәү-монархия оешмасы оештыру»да гаепләнеп, кулга алына. Тикшерү 2 ел бара. Суд 3 елга Казакъстанга сөргенгә җибәрергә дигән карар чыгара. Өлкән улы Валентинга «Совет власте өчен корбан булган каһарман» исеме бирелү сәбәпле, сөрген өй тоткынлыгы белән алыштырыла. Өлкән улы ВалентинВалентин Виктор улы Казан елга укуханәсендә укучы шәкерт, Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, фронтка алына, прапорщиклар курсларын тәмамлый, яраланып, госпитальдә дәвалана. Большевиклар йогынтысына бирелеп, (әтисеннән аермалы буларак) Октябрь инкыйлабын хуплап каршы ала һәм яңа Совет хакимиятенә (чекист булып) хезмәт итә башлый. 1918 елның июнь аенда, «ак офицерлар яшеренеп ята» дигән хәбәр буенча, 7 кызыл гаскәри белән Раифа монастырен тентергә килә. Монастырьдагылар күренекле дин белгеченең улын танып, капкаларны ачалар. Ак офицерларны тапмагач, чекистлар чиркәү байлыгын яңа хакимият файдасына тартып алырга уйлый. Олы чаң кагу тавышына тирә-як авыллардан керәстияннар җыела, кызыл гаскәриләрне коралсызландыралар, сарайга ябалар, соңыннан халык нәфрәте зураеп, аларны үтерәләр. Валентинны «яшь Совет хакимиятенең дошманнары тарафыннан явызларча үтерелгән каһарман» дип атыйлар. Ул һәлак булган урында һәйкәл [2] куела. Казанның бер урамына исеме бирелә[3] Гаиләсе![]() Хатыны Любовь Андрей кызы Лесницкая, Казан грузин чиркәве протоиерее кызы. 1894 елда өйләнешкәннәр. 1917-1937 елларда гаилә яшәгән бина (Достоевский ур., 52) 2000-елларда юк ителгән.[4] Чыганаклар
Әдәбият
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia