Сарытау (рус. Саратов ) — Россия шәһәре, Сарытау өлкәсенең административ үзәге .
Халык саны — 837 831 кеше .[ 6]
2020 елның 2 июленнән — «Хезмәт даны шәһәре » [ 7] .
География
Шәһәр Идел елгасының уң яры 34 километрга буйлап сузылган, Мәскәүдән 856 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша.
Иделдән башка, шәһәр территориясеннән Елшанка, Разбойщина, 1-нче һәм 2-нче Гусёлка, Назаровка, Черниха, Березина һ. б. елгалар ага.
Шәһәр территориясендә ике нефть чыганагы бар.
Сәгать поясы
Сарытау халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.
Климат
Уртача еллык температура — +6,9 °C
Уртача еллык җил тизлеге — 3,8 м/с
Уртача еллык һава дымлылыгы — 70%
Сарытау климаты
Күрсәткеч
Гый
Фев
Мар
Апр
Май
Июн
Июл
Авг
Сен
Окт
Ноя
Дек
Ел
Абсолют максимум, °C
8,1
7,3
17,0
31,1
34,0
39,5
40,8
40,9
37,9
25,1
16,1
11,7
40,9
Уртача максимум, °C
−4,8
−4,7
1,1
13,3
21,5
26,2
28,2
26,6
19,8
11,1
1,6
−3,6
11,4
Уртача температура, °C
−7,8
−8,1
−2,5
8,1
15,7
20,3
22,4
20,6
14,3
7,0
−1,1
−6,4
6,9
Уртача минимум, °C
−10,6
−11,1
−5,6
3,7
10,4
15,1
17,2
15,5
9,9
3,7
−3,3
−8,9
3,0
Абсолют минимум, °C
−37,3
−34,8
−26,8
−17,8
−3,8
2,2
6,4
4,3
−2,9
−12,6
−24,7
−33,4
−37,3
Явым-төшем нормасы, мм
41
34
31
31
35
50
49
31
49
37
46
42
476
Чыганак: Погода и климат
Тарих
Алтарих
Моны карагыз: Үкәк
Идел буе Болгары чорында биредә мөһим сәүдә ноктасы (фактория) барлыкка килә. Болгарлар Фарсы Иле белән актив сәүдә иткәннәр һәм Идел юлы кулланганнар.
XIII гасырның 50-елларында хәзерге Сарытау янында татарлар тарафыннан Үкәк шәһәре нигезләнә. Түбән Иделдә урнашкан Алын Урданың сәүдә үзәге булып торган.
Беренче тапкыр Үкәк итальян сәүдәгәре Марко Поло китабында 1262 елда телгә алына. 1334 елда шәһәрдә гарәп сәяхәтчесе Ибн Баттута була. 1395 елда Үкәк Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан җимерелә.
Шәһәрне нигезләү һәм XVII гасыр
Аксак Тимер һөҗүменнән соң Үкәк хәрәбәләрдә озак тора, иске татар шәһәре урынында кече шәһәрчек генә калган.
Иске татар шәһәре урынында яңа кирмән 1590 елның 2 (12) июлендә рус кенәзе Григорий Засекин тарафыннан Иделнең сул ярында нигезләнгән.
1613—1614 елларда шәһәр янып бетә һәм яңа урында (Иделнең сул ярында, аңа Саратовка елгасы кушылу урынында) нигезләнә. 1674 елда , патша Алексей Михайлович указы буенча, шәһәр Иделнең уң ярына күчерелә.
1670 елда шәһәр Степан Разин гаскәрләре тарафыннан талап алына. 1708 елда Кондратий Булавин гаскәрләре шәһәрне чолгап ала.
Петр Iның өлкә реформасы буенча, шәһәр Казан губернасы составына керә. 1718—1728 елларда һәм 1739 елдан — Әстерхан губернасы составында.
1747 елда Сарытаудан каршы якта, Иделнең сул ягында, Покровская бистәсе (хәзерге Энгельс ) нигезләнә. 1773 елда Сарытау Емельян Пугачёв отрядлары тарафыннан алына.
Губерна үзәге
Сарытау, 1910 ел
1780 елдан — Сарытау калгайлыгы үзәге, 1797 елдан — Сарытау губернасы үзәге. XVIII гасырның ахырында — XIX гасырның башында шәһәрдә халык училищесы (1786), типография (1794), хастаханә (1806), дворяннар собраниесе (1807), театр (1810), сәүдә йорты (1811), гимназия (1820), Александр Невский соборы (1825) һәм Спасо-Преображение соборы (1826) ачылалар.
1856 елда Сарытауда 18 чиркәү, 5169 йорт һәм 4925 лавка (кибет) булган.
1870 елда шәһәрне Мәскәү белән тоташтыручы Тамбов —Сарытау тимер юлы төзелә. 1909 елда Сарытау университеты ачыла.
XX гасырның 20-елларга кадәр Сарытау Идел буенда иң зур шәһәре була һәм рәсми булмаган рәвештә «Идел буе башкаласы» дип аталган була.
Совет периоды
1918 елның октябрьдән 1919 елның майга кадәр Сарытау Идел буе алманнарының автономияле өлкәсенең идарә органнары урнашканнар (өлкә составына кермәгән).
1928—1934 елларда Түбән Идел крае , 1934 елдан — Сарытау крае үзәге булган. 1936 елдан Сарытау өлкәсе үзәге булып тора.
Шәһәрнең көчле үсеше Бөек Ватан сугышы елларда билгеләнә — шәһәргә берничә предприятие эвакуацияләнде. 1990 елга кадәр Сарытау ябык шәһәре булып торган (шәһәргә чит ил ватандашларына шәһәргә керү рөхсәт ителмәгән була).
Халык
Милли состав
Шәһәрдә туган танылган шәхесләр
Давыт Ибраһимов , оператор.
Александр Краузе (1947), физика‑математика фәннәре докторы (2004), профессор.
Дмитрий Мостафин , химик.
Владимир Нургалиев (1969–1999), хәрби очучы, Россия Федерациясе Каһарманы (2000, һәлак булганнан соң).
Василий Перов (1902-1965), ТАССР баш прокуроры (1938-1941).
Сергей Скоморохов (1952), 1995 елдан Камал театрының баш рәссамы, ТР халык (2003), РФ атказанган (2012) рәссамы.
Николай Чернышевский , рус язучысы.
Рөстәм Юскаев , актер, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (2010).
Эчке бүленеш
█ Идел районы
█ Завод районы
█ Киров районы
█ Ленин районы
█ Октябрь районы
█ Фрунзе районы
Мәдәният
9 театр: академик опера һәм балет театры, академик драма театры, яшь тамашачылар театры, оперетта театры, «Теремок» курчаклар театры, рус комедиясе театры, «Версия» драматик театры, «Балаганчик» театры, «Самокат» магия һәм фокуслар театры.
Филармония. Цирк. Планетарий.
Алесандр Радищев исемле сәнгать музее, өлкәне өйрәнү музее, Николай Чернышевский һәм Ульяновлар гаиләсе йорт-музейлары.
Югары уку йортлары
Сарытау дәүләт университеты
Сарытау дәүләт аграр университеты
Николай Чернышевский исемле Сарытау дәүләт университеты
Сарытау дәүләт аграр университеты
Сарытау дәүләт медицина университеты
Юрий Гагарин исемле Сарытау дәүләт техника университеты
Сарытау дәүләт иҗтмагый-икътисади университеты
Леонид Собинов исемле Сарытау дәүләт консерваториясе
Сарытау дәүләт юридик академиясе
Пётр Столыпин исемле Идел буе дәүләткә хезмәт итү академиясе
Россия дәүләт сәүдә-икътисадый университетының филиалы
Мәскәү дәүләт элемтә юллары университетының филиалы
Региональ иҗтмагый-икътисади университетының филиалы
Спорт
Хәрби югары уку йортлары
Хәрби Кызыл байраклы Россия ЭЭМ эчке гаскәрләр институты
Дин
Православие
Сарытау митрополиясенең Сарытау епархиясе
Ислам
Рус Борынгы православие чиркәве
Рим-католик чиркәве
Әрмән апостол чиркәве
Икътисад
Шәһәрнең төп предприятеләре:
1. Авиация заводы
2. Агрегат заводы
3. Арматура заводы
4. Подшипник заводы
5. Нефть эшкәртү заводы
6. Май комбинаты
7. Тәмәке фабрикасы
8. Приборлар төзү заводы
һ.б.
Транспорт
Сарытау вокзалы
Сарытау аша Р228 (Сызран —Сарытау—Волгоград ), А144 (Сарытау—Пенза —Саранск —Түбән Новгород ), Р226 (Самар — Сарытау — Волгоград ), Р234 (Сарытау — Песчаный Умёт) Р208 (Сарытау — Сокур) автоюллар баралар. Шәһәр янында әйләнеп үтә торган юл урнаша.
Идел буе тимер юлының Саратов I станциясе. Башка эре станцияләре: Саратов II, Саратов III, Трофимовский I . Сарытауда Идел буе тимер юлының Сарытау бүлекчәсенең идарәсе урнаша.
Саратов-Центральный халыкара аэропорты.
Иҗтмагый транспорт
Трамвай (1908 елда ачыла), автобус, троллаейбус, маршрут таксилары.
Галерея
Панорама
Татар матбугаты
Искәрмәләр
↑ https://e-notabene.ru/view_article.php?id_article=21028&nb=1&logged=0&aurora=0
↑ https://web.archive.org/web/20250603111842/https://www.kp.ru/russia/saratov/
↑ Федеральный закон от 22.11.2016 № 395-ФЗ — 2016.
↑ https://web.archive.org/web/20200822004543/https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/CcG8qBhP/mun_obr2020.rar
↑ https://www.dallasecodev.org/465/Sister-Friendship-Cities
↑ 6,0 6,1 архив күчермәсе , archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-02-15
↑ Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
↑ 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 8,5 8,6 http://www.mojgorod.ru/saratov_obl/saratov/index.html
↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1325
↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
↑ 2002 ел сан алу базасы , archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-11-17
↑ Национальный состав и владение языками, гражданство. Итоги Всероссийской переписи населения 2010 года: Статистический сборник/Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Саратовской области. – Саратов, 2012. – 203 с. (PDF) , archived from the original (PDF) on 2018-02-18, retrieved 2013-11-17
1 000 000 -нан артык кеше500 000 — 1 000 000 кеше 250 000 — 500 000 кеше Шәһәрләрнең халык саны
2010 халык исәбе буенча китерелгән. * Кырым шәһәрләренең халык саның 2012 елгы мәгълүматлары буенча китерелгән.
Татарлар саны буенча Русия торак пунктлары
> 100 мең кеше > 50 мең кеше > 25 мең кеше > 10 мең кеше > 5 мең кеше Моны да карагыз: Татарлар саны буенча Балтыйк буе илләре , Украина , Казакъстан торак пунктлары
↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 1,14 1,15 1,16 1,17 1,18 1,19 1,20 бу торак пунктта яшәүче татарлар саны ясалма рәвештә киметелгән булырга мөмкин