Вил Тимербулатов
Вил Тимербулатов (1 июнь 1952 ел) — галим-хирург, югары мәктәп, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. профессор, медицина фәннәре докторы (1989), Россия Медицина фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, СССР Фәннәр академиясе академигы (1995), Башкортстан Республикасы Хирурглар ассоциациясе президенты. Россия Федерациясенең атказанган табибы (2005)[1], Башкортстан Республикасының атказанган (1990) һәм халык (2024) табибы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1998)[2]. Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты (3-нче һәм 4-нче чакырышларында), Башкорт дәүләт медицина институты ректоры (1994-2011).[3] БиографиясеВил Мамил улы Тимербулатов[4] 1952 елның 1 июнендә БАССР-ның Стәрлетамак районы, хәзерге Башкортстан Республикасының Ишембай районы Ишәй авылында туа. Макар урта мәктәбендә укый. 1975 елда Башкортстан медицина институтын тәмамлый.[5] Табиб-хирург. 1983 елдан — медицина фәннәре кандидаты, 1989 елдан — медицина фәннәре докторы, профессор (1991), Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1999), Россия Федерациясенең атказанган табибы (2005), Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы (2004), Россия Федерациясе Медицина фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы (2005), Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2009). БАССР-ның Благовещен үзәк район хастаханәсе хирургы (1976-1979), Уфа шәһәренең 8-нче шәһәр клиник дәваханәсенең клиника ординаторы, хирургы (1979-1982), 1982 елдан Башкортстан дәүләт медицина институтында (хәзерге Башкорт дәүләт медицина университеты): 1988 елдан кафедра мөдире, бер үк вакытта 1994 елдан ректор; 1990-1994 елларда Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш хирургы.[6] Фәнни эшчәнлегенең юнәлешләре: колопроктология, абдоминаль, миниинвазив, эренле хирургия. Кискен парапрактитлы авыруларга диагноз кую, аларны комплекслы дәвалау һәм реабилитацияләүнең яңа ысулларын; кискен эчәк үткәрмәүчәнлеген диагнозлау һәм дәвалау тактикасы программаларын эшли. Абдоминаль хирургия проблемаларын исүгә, радиоешлыклы хирургияне үстерүгә шактый зур өлеш кертә. Аның җитәкчелеге астында Башкортстан Республикасында эндоскопик хирургияне үстерү программасы эшләнә. Колопроктология өлкәсендә гыйльми мәктәп булдыра. 2020 елның 26 июнендә Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан бер төркем табибларны тәүге тапкыр Башкортстан Республикасының Григорий Аксаков ордены белән бүләклиләр. Вил Тимербулатов та бу бүләккә лаек була[7]. УкучыларыУкучылары арасында 16 фән докторы һәм 44 фән кандидаты бар. Тимербулатов — 811 гыйльми хезмәт, шул исәптән 40 монография, 65 уйлап табу, хирурглар өчен 2 белешмәлек авторы.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia