Башкортстан Корылтае
Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы — Корылтай [1] (баш. Башҡортостан Республикаһының Дәүләт Йыйылышы — Ҡоролтай) — Башкортстан Республикасының югары кануннар кабул итү органы, парламент. Россия Федерациясе субъектлары арасында Башкортстан парламенты иң зуры (110 депутат). 1938-1995 елларда Башкорт АССР Югары Шурасы. 1995 елда Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы — Корылтай нигезләнә. 1995-2003 елларда ике палатадан торган. 2003 елдан бер палаталы. Тарихы1917 елда I, II һәм III Бөтен башкорт королтайлары үтә. 1917 елның 10 декабрендә дәүләтчелекне булдыралар III Башкорт корылтаенда башлангыч парламент — Кече корылтай сайлана. 1920 елдан 1937 елгача Советларның Бөтен Башкортстан 1–10 съезлары үтә, алар барышында Башкортстан үзәк башкарма комитеты сайлана. 1938 елдан 1995 елгача — 1–12-се чакырылыш Башкорт АССР ы Югары Советының ( 1993 елдан — Башкортстан Югары Советы) сессияләр. 1994 елның 2 мартында "Башкортстан Дәүләт җыелышы — Корылтай турында законы кабул ителә, аңа ярашлы парламент ике палатадан — Вәкиллек палатасы һәм Законнар чыгару палатасына тора. 2002 елның 30 декабрендә яңа "Башкортстан Дәүләт җыелышы — Корылтай турында" законы кабул ителә. 1995 елдан 2013 елгача — 1–4-се чакырылыш Башкортстан Дәүләт җыелышы — Корылтай сессияләр . Кануннар кабул итү органы җитәкчеләре [2]Башкорт АССР Югары Шурасы җитәкчеләре
Корылтай җитәкчеләре
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia