Виталий Константинов
Виталий Константинов — танылган көрәшче, классик көрәш буенча Олимпия чемпионы (1976), Дөнья (1975), Европа чемпионы (1980), СССР чемпионы (1976, 1977, 1979, 1980). 52 кг кадәрге үлчәмдә чыгыш ясаган. Тормыш юлыВиталий Константинов 1949 елны Сембер өлкәсенең Чардаклы районы, Татар Колмаеры авылында дөньяга килгән. 9 сыйныф тәмамлагач, Сембердә сыйныфташы Соколов белән һөнәри уку йортына урнаша, Винник атлы тренерны табып, аның көрәш түгәрәгенә языла. 1965 елда аның авырлыгы 40 кг да тулмый. 1969 елны 48 кг кадәр авырлыкта РСФСР беренчелегендә җиңә. 1970 елда СССР кубогында 48 кг авырлыкта җиңә, 57 кг категориядә дусты Юрий Соколов җиңә. Сембер «Динамо»сы өчен чыгыш ясый. 1972 елда Мюнхендагы Олимпиадага бара, ләкин уңышсыз чыгыш ясый. Булачак 3нче һәм 2нче урынны алачак Кальтабиано һәм Хираямага оттыра. Чемпион булып Болгариядән Панайот Киров чыга.
1980 елда Европа чемпионатында җиңгәч, тренерлык эшенә күчә. Сембернең «Динамо» берлегендә эшли. 1993 елда майор чинында лаеклы ялга чыга. Сембердә 1998 елдан башлап Константинов бүләгенә Бөтенроссия грек-рим көрәше бәйгесе оештырыла. Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia