Сембер (рус. Ульяновск , чуаш. Чĕмпĕр , эрз. Ульянонь ош ), Ульян — Россиядәге шәһәр, Сембер өлкәсе администрациясе үзәге. Бу шәһәр Идел яры буенда урнашкан. Хәзерге шәһәр башлыгы — Панчин Сергей Сергей улы.
Халык саны — 613 793 кеше , буйсындырылган торак пунктлары белән — 637 288 кеше (2010 ).[ 8]
2020 елның 2 июленнән — «Хезмәт даны шәһәре » [ 9] .
Исеме
Шәһәрнең беренче исеме, Сембер Болгар кенәзе артыннан бирелә. Шуңа күрә ул урысча да Синбирск, аннары Симбирск булып тора. 1924 елда ул Ульянов-Ленин артыннан Ульяновск дип аталган.
География
Шәhәр Идел елганың сул ягында, Мәскәүдән 890 километр көчыгыштарак урнашкан. Муниципаль берәмлек буларак Новоульяновск шәһәр округы, Чардаклы һәм Сембер районнары белән чикләнә.
Куйбышев тимер юлының Ульяновск станциясе. Шәһәр аша А151 (Сембер — Чуел — М7 автоюлы), Р178 (Саранск — Сембер — Мәләкәс — Самар ), Р228 (Сембер — Сызран — Сарытау — Волгоград ), Р241 (Сембер — Буа — Казан ) автоюллар баралар.
Климат
Уртача еллык температура — +5,0 °C
Уртача еллык җил тизлеге — 3,9 м/с
Уртача еллык һава дымлылыгы — 74%
Сембер климаты
Күрсәткеч
Гый
Фев
Мар
Апр
Май
Июн
Июл
Авг
Сен
Окт
Ноя
Дек
Ел
Абсолют максимум, °C
5,6
4,5
16,5
30
36,2
37,5
38,9
39,3
33,9
26,0
14,3
7,8
39,3
Уртача максимум, °C
−6,5
−6,3
0,6
12,0
20,2
24,5
26,3
24,3
18,1
9,6
0,4
−5,3
9,8
Уртача температура, °C
−9,8
−10,4
−3,9
6,1
13,6
18,3
20,2
18,0
12,4
5,3
−2,4
−8,4
4,9
Уртача минимум, °C
−13,3
−14,1
−7,9
1,1
7,4
12,4
14,5
12,5
7,7
1,9
−4,9
−11,4
0,5
Абсолют минимум, °C
−38
−40
−32,8
−20
−6,5
−2,2
3,8
−1
−4,9
−18,9
−29,2
−38
−40
Явым-төшем нормасы, мм
31
24
24
30
39
63
60
48
49
40
32
30
470
Тарих
Сембер крепостена Хитрово Богдан Матвей улы 1648 елда нигез салган.
1670 елның октябрендә Семберне Степан Разин гаскәрләре чолганышка алганнар, ләкин алар патша гаскәре тарафыннан җиңелгәннәр; Степан Разин үзе дә яралана.
1774 елда Сембер острогында Емельян Пугачёв ябып тотылган.
1708 —1717 һәм 1728 —1780 елларда — Казан губернасы составында, 1737 елдан аның Сембер провинциясе үзәге, 1780 елдан — Сембер калгайлыгы үзәге,1796 елдан — Сембер губернасы үзәге.
XIX гасырда — Идел буендагы икмәк, балык, терлек һәм урман сәүдәсе эре үзәкләреннән берсе. 1790-елларда Сембердә беренче театры ачыла, 1840-елларда театр училищесы.
1856 елда Сембер шәһәрендә 26 чиркәү, 2613 йорт һәм 677 лавка (кибет) булган. 1890-елларда тимер юл Семберне Инза белән, ә XX гасыр башында — Бөгелмә белән тоташтырыла.
1918 елның июньдә Сембер акгвардиячеләр һәм чехословаклар тарафыннан басып алына. Шул ук елның сентябрьдагы Сембер операциясе нәтиҗәсендә азат ителә.
1924 елда Владимир Ульянов-Ленин хөрмәтенә Сембергә Ульяновск исеме бирелә. 1928 елдан — Урта Идел өлкәсе (1929 елдан — крае ) составында, 1936 елдан — Куйбышев өлкәсе үзәге.
1943 елдан Сембер өлкәсе үзәге булып тора.
Халык
Милли состав
Милләт
2002 [ 17]
2010 [ 18]
руслар
74,0%
75,7%
татарлар
12,7%
12,6%
чуашлар
7,3%
7,1%
мордва
1,4%
1,3%
украиннар
1,4%
1,0%
Административ бүленеш
Шәһәр 4 районларына бүленә:
Ленин районы — шәһәрнең иң иске районы. Ул Идел һәм Зөя арасының төньягында ята вә гадәт буенча Үзәккә һәм Төньякка бүленә.
Кардәш шәһәрләр
Шәһәрдә туганнар
Спас-Вознесение соборы
«Ләйли-Җамал» җәмигъ мәчете
Үзәк җәмигъ мәчете
Дин
Православие
РПЧнең Сембер митрополиясе
Сембер епархиясе
Спас-Вознесение соборы
Ислам
ҮДН карамагындагы Сембер мөфтияте
«Ләйли-Җамал» җәмигъ мәчете
Үзәк җәмигъ мәчете
РФ МДН карамагындагы СӨ МҮДН
«Ихлас» мәчете
Католиклык
Яһүд дине
Искәрмәләр
↑ Словарь топонимических перифраз: названия российских городов — СПб : Алетейя , 2022. — ISBN 978-5-00165-489-6
↑ 2,0 2,1 Федеральный закон от 09.03.2016 № 69-ФЗ — 2016.
↑ https://web.archive.org/web/20210521134601/http://ulmeria.ru/ru/node/20547
↑ https://en.unesco.org/creative-cities/ulyanovsk
↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 Устав муниципального образования «Город Ульяновск»
↑ http://www.wuhu.gov.cn/English/SisterRelationship/8644711.html
↑ http://english.ah.gov.cn/AboutAnhui/InternationalExchanges/SisterProvincesandCities/4004821.html
↑ 8,0 8,1 архив күчермәсе , archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-01-03
↑ Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
↑ 10,0 10,1 10,2 10,3 10,4 10,5 10,6 http://www.mojgorod.ru/uljanov_obl/uljanovsk/index.html
↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1358
↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
↑ 2002 ел сан алу базасы , archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-02-14
↑ 2010 ел сан алу базасы , archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-02-14
Тышкы сылтамалар
1 000 000 -нан артык кеше500 000 — 1 000 000 кеше 250 000 — 500 000 кеше Шәһәрләрнең халык саны
2010 халык исәбе буенча китерелгән. * Кырым шәһәрләренең халык саның 2012 елгы мәгълүматлары буенча китерелгән.
Татарлар саны буенча Русия торак пунктлары
> 100 мең кеше > 50 мең кеше > 25 мең кеше > 10 мең кеше > 5 мең кеше Моны да карагыз: Татарлар саны буенча Балтыйк буе илләре , Украина , Казакъстан торак пунктлары
↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 1,14 1,15 1,16 1,17 1,18 1,19 1,20 бу торак пунктта яшәүче татарлар саны ясалма рәвештә киметелгән булырга мөмкин