Владимир Адоратский
Владимир Виктор улы Адоратский (7.8.1878, Казан — 5.6.1945, Мәскәү), тарихчы, СССР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1932). Тәрҗемәи хәлеИкенче Казан ирләр гимназиясен, Казан университетының юридик факультетын тәмамлый (1903). 1890-елларда Казандагы революцион түгәрәкләрдә эшчәнлек алып бара. 1904 елдан РСДРП әгъзасы һәм Казан комитеты секретаре, Казанда 1905—07 еллардагы революция вакыйгаларында катнаша. 1905 елның декабрендә кулга алына, Әстерхан губернасында сөргендә була, Швейцариягә китәргә рөхсәт ала. 1908—10 елларда Казанда, 1911—18 елларда эмиграциядә яши. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында Германиядә гражданлык тоткынлыгында була. 1918 елның августында Россиягә кайта, РСФСР Мәгариф халык комиссариатында эшли. Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының Социалистик (соңрак Коммунистик) академиясен оештыручыларның берсе. 1919 елда Казан университетында укыта, революция хәрәкәте һәм гражданнар сугышы турында мәгълүматлар җыя. 1920 елдан Мәскәүдә: Октябрь революциясе һәм РКП(б) тарихы комиссиясе — Истпарт җитәкчеләреннән берсе, РСФСР дәүләт архивы мөдире, Үзәк архив идарәсе мөдире урынбасары. 1920-елларда Я.М. Свердлов исемендәге Коммунистик университетта, Кызыл профессура институтында укыта. 1928 елдан В.И. Ленин исемендәге институт дирекциясе әгъзасы, 1931—39 елларда — Маркс-Энгельс-Ленин һәм СССР Фәннәр академиясенең философия институтлары директоры. 1938—45 елларда К. Маркс, Ф. Энгельс һәм В.И. Ленин хезмәтләрен бастыруда катнаша. Фәнни эшчәнлегеХезмәтләре марксизм-ленинизм мәсьәләләренә, Октябрь революциясе тарихына карый. Истәлек
Фәнни хезмәтләре
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia