Икенче Казан ирләр гимназиясе

Икенче Казан ирләр гимназиясе
Нигезләнү датасы 1835
Сурәт
Дәүләт  Россия империясе
Административ-территориаль берәмлек Казан губернасы, Казан өязе, Казан һәм Казанның 2-нче полиция бүлеге
Урам Сул як Болак урамы һәм Галиәсгар Камал урамы
Урын Икенче Казан ирләр гимназиясе бинасы
Гамәлдән чыгу датасы 1917
Мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә керә Казандагы мәдәни мирас объектлары исемлеге (2 нче бүлек)[d]
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d][1]
Ирешү улица Лево-Булачная, 48 / улица Галиаскара Камала, 1
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем Төркем:Икенче Казан ирләр гимназиясе укытучылары[d]
Карта
 Икенче Казан ирләр гимназиясе Викиҗыентыкта

Казанның икенче ирләр гимназиясе (рус. Вторая Казанская мужская гимназия) — Казанда 1853 елның августында нигезләнгән уку йорты. Казанның үзәгендә, Болакның сул ярында, Сул як Болак белән Г. Камал урамнары чатында урнашкан. Хәзер бинада Казанның Вахитов районы Балалар иҗаты үзәге (элекке Бауман районы пионерлар һәм мәктәп балалары йорты) эшли[2] .

Тарих

Вахитов районы Балалар иҗаты үзәге

1835 елның августында, Россия империясендә мәгариф реформалары башлану нәтиҗәсендә, Казанда ир балалар өчен икенче гимназия ачыла. Ачылу тантанасында Казан университеты ректоры Н.И. Лобачевский (1792-1856) катнаша. Гимназиянең беренче директоры итеп фортификация һәм артиллерия белгече, 1835 елда өяз училищесынә әйләнгән Казан халык училищесы директоры Михаил Львов (?-1844) билгеләнә. Беренче ирләр гимназиясеннән аермалы буларак, укучы балалар гимназиядә торып укымый, ә өйләреннән йөреп укый торган була. Укучыларга маскарад, клуб, трактир, кофейня, бильярд уйный торган бина ише урыннарга йөрү катгый тыела. Театрга бәйрәм көнне инспектор озатуында гына бару рөхсәт ителгән. Гимназиядә кырыс тәртип урнаштырылу сәбәпле, ун ел эчендә (1875-1885) 693 укучы баланың 508е гимназиядән куылган.

1860 елда гимназиядә җир үлчәүче-таксатор сыйныфлары ачыла. 1863 елдан теләүчеләр өчен физика һәм математикадан ачык лекцияләр курсы укыла башлагач, гимназия «халык университеты»на әйләнә.

1915 елда гимназия башка урынга күчерелә, бинасында Солдат йорты ачыла. Анда 1917 елның ноябрь-декабрендә солдат шуралары депутатларының II округ корылтае уза. Корылтай эшендә 138нче запастагы җәяүле гаскәр полкының командиры В.И. Чапаев (1887-1919) та катнаша.

1919-1920 елларда бинада татар запас батальоны урнаша. 1919 елның июнендә шунда Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге башлыгы Камил Якуб (1894-1919) үтерелә.

Бераз вакыт бинада Үзәк эшче клубы эшләп ала, ә совет елларында бинада Н.Э. Бауман исемендәге 2нче урта мәктәп урнаша. Бу мәктәптә ир балалар белән кыз балалар бергә укый. 1967 елда бина диварына Н.Э. Бауман хөрмәтенә истәлек тактасы куелган. Гимназиядә эшләгән соңгы директорларың берсе А.С. Мильград (?-1973) җитәкчелегендә мәктәптә музей ачыла.

1977 елда 2нче мәктәп ябыла, бинада Казанның Бауман районы пионерлар һәм мәктәп балалары йорты урнаша. Хәзер Казанның Вахитов районы Балалар иҗаты үзәге эшли.

Бина

1835 елның августында гимназия Зур Проломный (хәзерге Бауман) урамындагы университет ректоры йортында (хәзер Дәүләт банкы урнашкан урында) ачыла.

1838 елның сентябрендә хәзерге Сул як Болак урамы белән Г. Камал урамнары чатында урнашкан кирпечтән салынган бинага күчерелә. Әлеге бина шәһәр хакимияте тарафыннан гимназия өчен йорт хуҗасы Киселевтан махсус сатып алынган. 1847 елда бина ике катлы итеп үзгәртеп корыла, антресоле һәм подвалы барлыкка килә. 1874 елда архитектор Владимир Бечко-Друзин проекты буенча бинага (йорт чиркәве дә урын алган) ике катлы янкорма (озынлыгы 50 м) өстәлә. Бинаның үзәк өлеше шома фронтоны белән аерылып тора. Икенче кат тәрәзәләре беренче кат тәрәзәләренә караганда биегрәк, үзәк өлештә тәрәзә өсте áрка формасындагы сандрик белән бизәлгән.

Шәхесләр

Директорлар

Укытучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны әлма-матер һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Гавриил 1795 Мәскәү Славән-юнан-латыйн академиясе
Viphanskaja Theological Seminary
Мәскәү руханилар академиясе
philosophy historian
пыраваслау рухание
Orthodox theologian
тарихчы
университет профессоры
1868-05-10
Михаил Грацинский 1800 Россия империясе Баш педагогика институты галим No/unknown value
1835 Иван Грацинский 1800-01-02 Горетово Казан (Идел буе) федераль университеты
Рәзән руханилар семинариясе
Казан руханилар семинариясе
Ivan Florovich Gratsinsky 1887-05-06
Андрей Ракович 1815-07-29 Император сынлы сәнгать академиясе рәссам Rakovich Andrey Nickolaevich 1866-03-28
Эрнест Баллион 1816-11-18 Санкт-Петербург faculté de physique et mathématique de l'université impériale de Kazan lepidopterist
бөҗәкбелгеч
1901-09-09
Михаил Ляпунов 1820-10-12 Плетниха Беренче Казан ирләр гимназиясе
Казан (Идел буе) федераль университеты
йолдызбелгеч 1868-12-02
Алкуин Шарбе 1823 Грос-Зарау Казан (Идел буе) федераль университеты 1873
Михаил Имшенецкий 1828 Ижау Беренче Казан ирләр гимназиясе
Казан Император университеты
No/unknown value
Николай Чернеевски 1835-05-10 Киров Нократ ирләр гимназиясе укытучы
математик
педагог
1870-04-19
Владимир Ауновский 1835-06-01 Вытегра Баш педагогика институты укытучы
ethnographer
статистикчы
1875-02-26
Порфирий Гвоздев 1840 No/unknown value Пинзә руханилар симинариясе укытучы 1901-12-23
Николай Фирсов 1864-09-30
1864-09-18
Казан Казан (Идел буе) федераль университеты тарихчы
университет профессоры
урта белем бирү оешмасында укытучы
1934-04-07
1933-06-07
Александр Дубяго 1903-12-18 Казан Казан (Идел буе) федераль университеты астрофизик Aleksandr Dmitrievich Dubyago 1959-10-29


Тәмамлаучылар

Гимназиядә ил, республика тарихында һәм мәдәниятендә зур урын алачак шәхесләр укып чыга.


башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
1843 Василий Лапин 1823
1825
Пермь язучы
драматург
укытучы
school inspector
science communicator
Русия Милли китапханәсе 1886-01-11
1841 Николай Булич 1824-02-03
1824
Курган literary historian
филолог
фәлсәфәче
әдәбият белгече
университет профессоры
man of letters
Казан Император университеты Nikolay Bulich 1895-05-24
Алексей Безобразов 1828-04-11 No/unknown value 1905-05-12
1845 Николай Вагнер 1829-07-18 Карпинск хайванатбелгеч
язучы
биолог
Нижгар асылзатлар институты
Казан Император университеты
Санкт-Петербург император университеты
Бестужев курслары
Nikolai Wagner 1907-03-21
Николай Головкинский 1834-11-17 Ядернә җирбелгеч Одесса университеты
Белград үнивирситите
Казан Император университеты
Imperial Novorossiia University
Faculty of Mathematics, University of Belgrade
Golovkinskij, Nikolaj Alekseevich 1897-06-09
Николай Демерт 1835-12
1835
Чистай өязе язучы
журналист
in-home tutor
1876-04-01
1876-03-20
Арсени Чербаков 1839-08-16 Шомбыт табиб 1900-03-09
Александр Зайцев 1841-06-20 Казан химик
университет профессоры
Казан Император университеты Alexander Zaitsev 1910-08-19
Александр Урсати 1848-08-21 No/unknown value инженер No/unknown value
1868 Василий Данилевский 1852-01-13 Харьков физиолог
хайванатбелгеч
университет профессоры
ботаник
Kharkiv Veterinary Institute
Харьков университеты
Харьковский женский медицинский институт
Харьков милли университеты
Харьков милли медицина университеты
Институт проблем эндокринной патологии им. В. Я. Данилевского
Vasily Danilewsky 1939-02-25
1874 Шаһбазгәрәй Әхмәрев 1853-03-12 Казан укытучы 1900-04-01
Иннокентий Канонников 1854-05-28 Иркутск химик 1902-03-15
Сергей Глинка 1855-08-26 Сысәрт mineralogist
җирбелгеч
университет профессоры
Санкт-Петербург император университеты Sergey Glinka 1933-04-18
Алексей Касыймбәк 1859
1859-03-14
Күзнәй өязе табиб
галим
internist
Казан (Идел буе) федераль университеты
Казан Император университеты
1919
1919-06-25
Константин Магницкий 1859-06-06 Шомат 1916
Михаил Березин 1864-05-21 Юлау сәясәтче Mikhail Berezin 1932-10-10
Евгений Вотчал 1864-10-14 Борзна уйлап табучы
ботаник
университет профессоры
фәнни хезмәткәр
Казан (Идел буе) федераль университеты
Петр авыл хуҗалыгы академиясе
Киев политехника институты
1937-04-01
Платон Граве 1867-04-07 Рязань математик Казан Император университеты
Беренче Казан ирләр гимназиясе
Казан реаль укуханәсе
Дерпт университеты
Воронеж дәүләт университеты
1919-11-18
Пётр Перцов 1868-06-04 Казан язучы
журналист
шагыйрь
әдәби тәнкыйтьче
literary historian
Pyotr Pertsov 1947-05-19
Һерман Клүге 1871-05-27 Радом гөбернәсе
Радом
bryozoologist
zoological collector
1956-12-25
Александр Остряков 1871-08-14 Богырыслан 1951-12-25
Александр Чербаков 1872-03-22 Россия империясе химик Казан Император университеты 1922-11-07
Николай Мельников 1872-10-15 Казан сәясәтче 1951-03-13
Виктор Меньшиков 1875-01-11 Лаеш өязе педиатр Томск дәүләт университеты
Иркутск дәүләт университеты
Казан (Идел буе) федераль университеты
Viktor Menshikov 1945-02-22
Нестор Петровский 1875-03-01 Казан филолог
библиюгрыф
тарихчы
ыславис
Казан (Идел буе) федераль университеты 1921-02-06
Григорий Мартюшин 1884-01-23 Чистай өязе сәясәтче 1938-06-20
Иван Домрачев 1889-10-26 Әҗем хирург 1960-04-28
Василий Яблоков 1892-07-31 Казан математик Казан (Идел буе) федераль университеты 1975
Константин Сотонин 1893-02-26 Балык Бистәсе фәлсәфәче Казан (Идел буе) федераль университеты 1944
Алексей Кибяков 1899-09-27 Шомырбаш галим Казан (Идел буе) федераль университеты
Казан дәүләт медицина университеты
Питырбур дәүләт медицина университеты
1985-05-30
1918 Хәмид Мөштәри 1900-07-22 Ырынбур математик Гыйльми Үзәк
РСФСР Мәгариф халык комиссариаты
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Казан (Идел буе) федераль университеты
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Казан милли тикшеренү технология университеты
РФА Казан физика-техника институты
Hamid Mushtari 1981-01-23


Искәрмәләр

Әдәбият

  1. Гвоздев П. Историческая записка о второй Казанской гимназии. К., 1876.
  2. Загоскин Н.П. Спутник по Казани. К., 1895.
  3. Кузьмин В.В., Смыков Ю.И., Халиков А.Х. Казань. Путеводитель. К., 1977.
  4. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  5. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7

Сылтамалар

Моны да карагыз

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya