Владимир Винокуров
Владимир Михайлович Винокуров (1921 елның 6 октябре, Омск — 2010 елның 9 июле, Казан) — совет һәм Россия минералогы, кристаллохимия һәм минераллар физикасы буенча белгеч. Геология-минералогия фәннәре докторы (1966), профессор (1967), Россия Федерациясенең Атказанган фән эшлеклесе (2002)[1]. Тормыш юлыВладимир Винокуров 1921 елның 6 октябрендә Омск шәһәрендә, галим-туфрак белгече гаиләсендә туа. 1939 елда Казан дәүләт университетына укырга керә. 1940—1946 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнашучы, лейтенант. 1950 елда Казан дәүләт университетының геология-туфрак факультетын тәмамлый һәм КДУның минералология кафедрасы аспирантурасында кала. 1953 елда «Литология белебеевской свиты востока Татарии» темасына кандидатлык диссертациясен яклый (фәнни җитәкче — профессор Л. М. Миропольский). КДУның минералогия кафедрасында ассистент (1953), доцент (1954), кафедра мөдире (1965—1990), профессор (1967) булып эшли. 1966 елда «Магнитные свойства минералов» темасына геология-минералогия фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1988 елдан — «Минераллар һәм аларның аналоглары физикасы лабораториясе»нең фәнни җитәкчесе. «Physics and Chemistry of Minerals» журналының редколлегия әгъзасы (1978—1997). Бөтенсоюз минералогия җәмгыятенең Казан бүлекчәсен оештыручы һәм рәисе (1976—1990). Казан университеты каршындагы кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау советы рәисе (1968—2010), методик советның геология секциясе рәисе, геология факультетында музей советы рәисе. 2010 елның 9 июлендә Казан шәһәрендә вафат була. Бүләкләр
Хәтер2015 елда КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында В. М. Винокуров истәлегенә истәлек тактасы куелган[4]. Библиография130дан артык фәнни эш авторы һәм мөхәррире, алар арасында[5]:
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia