Эшче-крестьян Кызыл Армиясе
Байрак
Нигезләнү датасы
23 февраль 1918
Кыскача исем
РККА
Сугыш
совет-поляк сугышы [d] , Кытай-совет низагы [d] , Шеңҗан интервенциясе (1934) [d] , ССРБ-Япония чик буе низаглары [d] , ЭККГнең Польшага бәреп керүе , Совет-фин сугышы , Совет-япон сугышы [d] , Көнбатыш Украинада советларга каршы партизан каршылыгы [d] , Литва партизаннары [d] , Каһәр суккан солдатлар [d] һәм Икенче бөтендөнья сугышы
... хөрмәтенә аталган
Красная [d]
Нигезләүче
Иосиф Сталин , Подвойский, Николай Ильич [d] һәм Владимир Ленин
Дәүләт
СССР
Әүвәлгесе
1917 елгы инкыйлаблар чоры Россия гаскәре [d]
Киләсе
Совет армиясе [d]
Алыштырган
Кызыл гвардия [d]
Гамәлдән чыгу датасы
25 февраль 1946
Командир
Ставка Верховного Главнокомандования [d]
Эшче-крестьян Кызыл Армиясе Викиҗыентыкта
Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре яки Эшче-крестьян Кызыл Армиясе , Кызыл Гаскәр , Кызыл Армия (tat. lat. Eşçe-krestian Qızıl Ğäskäre (үле сылтама) , рус. Рабоче-крестьянская Красная армия ) — 1918 —1922 елларда РСФСР коры җир гаскәрләре һәм 1922 —1946 елларда Советлар Берлегенең коры җир кораллы көчләре.
1946 елдан 1992 елга кадәр Совет армиясе .
Совет Берлеге таркалганнан соң Совет армиясе дә таркала, Россия Федерациясе кораллы көчләре Совет армиясе бер өлеше була.
Мәгънәдәш сүзләр - ЭККГ, РККА, ЭККА, Кызыл Гаскәр, Кызыл Армия — 1918 елның 23 февраленнән 1946 елның 25 февраленә кадәр РСФСР/ССРБ кораллы көчләренең исеме.
1918 елның 23 февралендә яшь Кызыл Армиянең Алмания гаскәрләрен Псков һәм Нарва шәһәрләре тирәсендә тар-мар итеп, бөек җиңүгә ирешүен искә алып билгеләп үтелә башлый[ 1] .
Кызыл Армия рәсми туу датасы — 23.2.1918 ләкин чынында Кызыл Армия Казан шәһәре янында урнашкан Зөя шәһәрчелегендә 1918 елның август-сентябрендә барлыкка килгән.
Кызыл Армия 1918 елда төп булдыручысы — Лев Троцкий .
Кызыл Армия күренекле гаскәр башлыклары — Лев Троцкий , Георгий Жуков , Константин Рокоссовский , Василий Чуйков .
Төп җиңүләр
Кызыл Гаскәрнең төп казанышлары һәм җиңүләре - дөньяны фашизмнан коткару - Икенче Бөтендөнья сугышында җиңү: 75% фашист гаскәрләрен юк итү, Ватандашлар сугышында җиңү, Халкин-Гол сугышында җиңү, Квантун гаскәрләрен юк итү.
Кызыл Гаскәр саны
Кызыл Армиянең аеру билгеләре.
апрель 1918 ел — 196 000 кеше[ 2] .
сентябрь 1918 ел — 550 000 кеше[ 3] .
октябрь 1918 ел — 800 000 кеше[ 2] .
1919 ел — 3 000 000 кеше[ 2] [ 3] .
1920 ел — 5 500 000 кеше[ 2] [ 3] .
1925 ел — 562 000 кеше[ 2] .
1927 елны — 586 000 кеше[ 3] .
1932 елны мартта — 604 300 кеше.
1937 ел — 1 518 090 кеше.
1939 елның 21 февралендә — 1 910 477 кеше[ 4] .
сентябрь 1939 ел — 5 289 400 кеше
декабрь 1939 ел — 3 273 400 кеше.
гыйнвар 1941 ел — 4 200 000 кеше[ 3] .
22 июнь 1941 ел — 5 080 977 кеше
1 июль 1941 ел — 10 380 000 кеше[ 2] .
яз 1942 ел — 5 500 000 кеше[ 3] .
1942 елның җәенә — 11 000 000 кеше чамасы[ 2] .
1945 елның башында — 11 365 000 кеше[ 3] .
1945 елның маена — 11 365 000 кеше[ 3] .
февраль 1946 ел — 5 300 000 кеше.
Бастыру чоры
1937 елда Сталин репрессияләре нәтиҗәсендә 114300 офицерыннан 11034 репрессияләнгән, шул исәптән гаскәр башлыклары - Михаил Тухачевский , Блюхер , Якир . Кайбер тарихчылар буенча Бөек Ватан сугышының беренче дәверендә күп тәҗрибәсез гаскәр башлыклары булганга күрә 1941 елгы җиңелүләр дә аңлатыла.
Искәрмәләр
↑ Кораллы Көчләр данлы юл узды
↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Военный энциклопедический словарь. — М.: Военное издательство, 1984.
↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 Зур совет энциклопедиясенең (рус. Большая советская энциклопедия яки БСЭ ) өченче чыгарылышы, 1969 —1978 елларда «Советская энциклопедия» нәшриятенең 30 томлы әсәре.
↑ Мельтюхов Михаил Иванович, Советско-польские войны. Военно-политическое противостояние 1918—1939 гг.
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз