Владимир Мединский
Влади́мир Ростисла́в улы Меди́нский (укр. Мединський Володимир Ростиславович, 18 июль 1970, Смила, Черкассы өлкәсе, УССР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгече[1], публицист һәм язучы. 2012 елның 12 маеннан РФ мәдәният министры[2]. «Бердәм Россия» фиркасенең Югары шурасы әгъзазасы[3][4]. МГИМО профессоры, Россия язучылар берлеге әгъзасы, сәяси фәннәр докторы (1999) һәм тарихи фәннәр докторы (2011). Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең рәисе (2013 елдан). Элек Дәүләт Думасы депутаты (IV, V чакырылышлары), эшкуарлык буенча Дәүләт Думасы комитеты эчендә аскомитет җитәкчесе, экология һәм табигать байлыклары буенча комитетының рәисе урынбасары, мәдәният буенча комитетының рәисе булган (2004—2011). 2025 елның февралендә Россия язучылар берлегенең[d] рәисе — беренче сәркатибе итеп сайланган[5]. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia