Водь теле
Водь теле (үзатамасы — vad'd'a) — водьләрнең (иск. чудьлар, үзатамалары vaddalain, vadjakko, maavatsi (тат. бу җирнең халкы)) теле. Водь теле юкка чыгу чигендә. РФнең Ленинград өлкәсе Кингисепп районының берничә авылында көнкүрештә аралашу теле булып хезмәт иткән. 2002 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары бенча, водь телендә 774 кеше сөйләшкән (бу санны лингвистлар арттырылган дип саный), чынбарлыкта, водьларның гомуми саны 73 кеше генә калган (2002, халык исәбен алу) — ↓ 68 (2010, бәяләмә). Тарих![]() ![]() ![]() Водь теле — Урал телләре гаиләсенең фин-угыр телләре төркеме балтика буе - фин астөркеменә караучы тел. Водь теле эстон теленең төньяк-көнчыгыш диалектларына якын тора. Элегрәк водь теле диалектларга бүленгән булган: XIX гасырда үле телгә әйләнгән кревин диалекты (†); XX гасыр уртасында үле телгә әйләнгән көнчыгыш диалекты (†); ижора теленең көчле йогынтысына дучар булган һәм үле телгә әйләнеп баручы куровица диалекты; элек киң таралган булып, XXI гасыр башына ике сөйләштә генә исән калган көнбатыш диалекты. ФонетикаВодь теленең фонетика өлкәсендә сузыклар киң һәм тар әйтелешләре белән капма-каршы куелалар. Сингармонизм күренеше бар: сузыкларның рәт гармониясе күзәтелә. Алгы рәт сузыклары алдында каты k авазы йомшак č авазына үзгәрә (куровица һәм кревин диалектларында күзәтелми). Катлаулы морфологик чиратлашулар башкарыла. МорфологияМорфология өлкәсе килешләр күп булу белән аерылып тора. Телдә послелоглар күп, бәйлекләр аз. Тартым категориясе юкка чыккан. Водь фигыленең 3 юнәлеше бар: индикатив, императив, кондиционал (фигыльнең потенциалис юнәлеше юкка чыккан). Индикатив юнәлештә аналитик киләчәк заман формасы барлыкка килгән (иске синтетик хәзерге-киләчәк заман формасы сакланган хәлдә). Күплек санның 3нче зат формалары имперсонал формасы белән кысрыклап чыгарылган. Фикердән баш тарту махсус баш тарту фигыле ярдәмендә башкарыла. СинтаксисСинтаксис өлкәсендә борынгыдан килгән полипредикатив җөмләләр, күбесенчә, һинд-аурупа телләрендәгечә катлаулы җөмләләргә алмашынып бара. ЛексикаРус һәм ижора телләреннән алынмалар күп кабул ителүгә карамастан, водь теленең үз лексикасы да яхшы сакланган. ЯзуВодь телендә беркайчан да язма сөйләм булмаган. Әмма XVII гасыр азакларыннан башлап, күп күләмдә водь җанлы сөйләме үрнәкләре (транскрипциядә генә булса да) язып барылган. 2003 һәм 2004 елларда энтузиастлар тарафыннан 10 һәм 14 водь әкиятен эченә алган ике җыентыкны бастырып чыгарыр өчен модификацияләнгән латин алфавиты кулланылган. 2014 елда «Водь теле буенча уку ярдәмлеге» (авторлары — Конькова О. И., Дьячков Н. В., редактор — Мөслимов М. З.) басылып чыга. Ярдәмлектә водь алфавиты һәм телнең кайбер грамматик нормалары теркәлгән.
Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia