Фин теле
Фин теле́ (үзатамасы suomi, suomen kieli) — фин-угор телләренең балтыйк-фин төркемчәсенә караучы тел. Финляндиянең рәсми теле (швед теле белән беррәттән). Финлядиядә яшәүче 4,7 миллион кешенең (ил халкының 92 проценты) туган теле. Европа Берлегенең рәсми телләренең берсе. Швециядә — монда финча якынча 300 000 кеше сөйләшә — рәсми рәвештә милли азчылыклар теле дип танылган. Моннан тыш, фин телендә сөйләшүче кечерәк төркемнәр Норвегия (Финмарк өлкәсе), Россия (Карелия өлкәсе) һәм Эстониядә дә бар. Фин-угор теле буларак фин теле Европада иң күп таралган индо-герман телләреннән ныкъ аерыла. Шулай да берничә гасыр дәвамындагы аралашу нәтиҗәсендә синтаксисы һәм сүз байлыгы берникадәр тирә-яктагы индо-герман телләренә охшашланган. Фин теленең үзенчәлекләренннән агглютинатив төзелеш, күпсанлы килешләр (барысы 15), катлаулы морфонология (сузыклар гармониясе һ.б.), грамматик җенес категориясе булмауны атарга мөмкин. Агглютинатив тел булу — фин һәм татар телләре өчен (һәм башка төрки телләр өчен дә) уртак сыйфат. Башка телләрдә фин теленнән алынма сүзләрИнглиз телендә иң күп кулланыла торган фин сүзе булып сауна тора, ул шулай ук күп башка телләргә дә кергән. Шулай ук карагыз
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia