Волгоград дәүләт университеты
Волгоград дәүләт университеты (ВолДУ, рус. Волгоградский государственный университет, ВолГУ) — Волгоград өлкәсенең административ үзәге Волгоград шәһәрендә урнашкан югары уку йорты, Волгоград өлкәсенең иң эре югары уку йортларыннан берсе. 1980 елда нигезләнгән. Тарих![]() 1972 елда КПССның Волгоград өлкә комитеты шәһәрдә дәүләт университеты булдыру кирәклеге турында карар кабул итә. 1974 елның 21 июнендә СССР Министрлар Советының Волгоградта дәүләт университетын оештыру турында № 510 карары чыга; шул ук елның 30 октябрендә РСФСР Югары һәм урта махсус белем бирү министрлыгының Волгоград дәүләт университетын оештыру турында № 469 боерыгы чыга. Ачылу 1980 елда була, шул елны табигать һәм гуманитар фәннәр факультетына 5 белгечлек буенча беренче 250 студент укырга кабул ителә. Алга таба 10 институт, фәнни китапханә, 21 фәнни-белем бирү үзәге, 182 белем бирү программасы, фәнни нәшрият һ. б. булдырыла; Волжскийда һәм Урюпинскида филиаллары ачыла. 2012 елга: вузны 40 000 студент тәмамлаган, 12 000 студент, аспирант, докторант, тыңлаучы белем алуын дәвам итә, 1 800 хезмәткәр һәм укытучы эшли [5]. Югары уку йорты — Евразия университетлары [6], Россия классик университетлары [7], Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциацияләре [8] әгъзасы. 2014 һәм 2015 елларда университет БРИКС илләренең иң яхшы университетлары исемлегенә керә (151 урын, Британиянең Quacquarelli Symonds халыкара консалтинг агентлыгы буенча)[9][10][11]. М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты, Кёльн (Алмания), Сорбонна (Париж), Инхолланд (Нидерланд) университетлары һәм башкалар белән партнерлык мөнәсәбәтләрендә тора[12]. 2015 елда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә университетка Волгоград дәүләт социаль-педагогика университеты кушылган[13], 2016 елда боерык юкка чыгарылган [14]. СтруктураУниверситет составына тиешле факультетларның статусын үзгәртү юлы белән ясалган 9 институт керә:
ФилиалларУниверситет структурасына Волжский шәһәрендә урнашкан гуманитар институт керә[15]. 2015 елда Урюпинскидагы филиалы ябылган[16][17]. Читтән торып белем бирүче факультетларны ябу сәясәте нәтиҗәсендә, Калач-на-Дону, Михайловка, Фролово, Актүбә шәһәрләрендәге факультетлары ябылган. Фәнни журнал1996 елдан «Вестник Волгоградского государственного университета» фәнни журналы чыгарыла. Музей1997 елда ачылган Музей комплексы түбәндәгеләрне үз эченә ала: ВолДУ тарихы музее, курсант полклары музее, академик В. И. Борковскийның кабинет-музее, археология, антропология, этнология музее [18]. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia