Вәсил Хәбисламов
Вәсил Хәбисламов, Вәсил Кәрам улы Хәбисламов (Василь Карамович Хабисламов; 1937 елның 15 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Борай районы, Абдулла) ― музыкант, балалар музыка мәктәбендә баян классы укытучысы, популяр җырлар («Раушаниям», «Җиз кынгырау моннары», «Арышларым», «Зәмфирәкәй» һ.б.) авторы. 80 гә якын җыр, марш, вальс иҗат иткән. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981). Әнгам Атнабаев исемендәге премия лауреаты (2024)[2]. Борай районының мактаулы гражданы. Тәрҗемәи хәле1937 елның 15 августында БАССР Борай районы Абдулла авылында туган[3]. Әтисе Кәрам кулак дип аталып, Караидел районына урман кисәргә сөрелгән. Улына 1,5 яшь вакытта әнисе Миңнур каты авырудан соң кинәт вафат булган. 11 яшендә әтисе белән Свердловскига күчкәннәр. Вәсилнең әтисе икенче тапкыр өйләнгән, берничә елдан икенче хатыны да үлгән[4]. 1953 елда заводта слесарь булып эшли башлаган. 1958 елга кадәр Свердловск өлкәсе Кировград төзелеш идарәсендә төрле эшләрдә эшли [5]. Кировградта гармун түгәрәгенә йөргән, ныклап гармунда уйнарга өйрәнгән, читтән торып Н. Крупская исемендәге Мәскәү мәдәният институтында[d] белем алган (институтны өченче курстан ташларга туры килгән)[6]. 1958 елда Татарстан АССР Кукмара районы мәдәният йортына баянчы-аккомпаниатор булып урнашкан. Шул ук елны туган ягына әйләнеп кайткан һәм Борай районы мәдәният йортында эшли башлаган. 1960―1966 елларда Яңавыл мәдәният йортында, 1966―1967 елларда Яңавыл интернат-мәктәбендә эшләгән. 1967―1968 елларда Уфа сәнгать училищесында укыган. 1968―1972 елларда Яңавыл балалар музыка мәктәбендә эшләгән. 1972 елда туган ягына кайткан һәм 1998 елда лаеклы ялга киткәнче Борай балалар музыка мәктәбендә баян классы укытучысы булып эшләгән. Әҗәк авылында яши. Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте әгъзасы[7]. Иҗаты«Җиз кыңгырау моңнары»Урап-урап карлар күмә Җиз кыңгырау, көмеш моңнар Җиз кыңгырау моңнарында Чың-чың итә, җил тузгыта Җиз кыңгырау тагып кына, Вәсил Хәбисламовның иҗади композиторлык эшчәнлеге 1960-елларда башлана. Шәүкәт Галиев сүзләренә язылган «Раушаниям, бәгырем» («Диңгезнең дә була төрле чагы») җырына язылган музыка ― аңа танылу китергән беренче әсәре (1961). Аннан соң «Арышларым» (Абдулхак Игебаев сүзләренә), Әнгам Атнабаев сүзләренә «Җиз кынгырау моннары», Ш. Галиев сүзләренә «Кушылганнар юллар юлларга», Алия Хәйруллина сүзләренә «Сиңа кайтыр юлларым», «Ашкына йөрәккәй», «Борай» кебек җырлары туа. «Борай ягы – Танып буйлары», «Кызыл йолдызлар» (З. Минязев сүзләре) һ.б. җырлары районда үткәрелгән һәр чарада диярлек башкарыла. Аның җырларын танылган җырчылар: Илһам Шакиров, Илфак Смаков, Камил Вәлиев[d], Флүрә Ногманова, Мәгариф Әхмәдиев, Филүс Гәрәев[d] үз репертуарына алган[9]. Маршлар[d] аның иҗатында аерым урын алып тора. Алар Бөтенсоюз, Бөтенроссия, республика смотр-конкурсларында яңгыраган, «Башкорт атлары маршы», «Бәйрәм маршы», «Кандаров» һ.б. маршлары жюри тарафыннан югары бәял алган. Борай халык театрының «Әлдермештән Әлмәндәр» (Туфан Миңнуллин әсәре буенча), «Зәйтүнгөл», «Кыр казлары артыннан» (Илдар Юзеев әсәре буенча), «Баҗалар» спектакльләре өчен җырлар һәм музыка язган. «Печән өсте» җырына музыка «спектакльгә оригиналь музыка өчен» махсус приз алган. Ул 80 гә якын җыр, марш, вальс иҗат иткән. Әсәрләренең төп темасы ― яшьлек, табигать, мәхәббәт. «Җиз кыңгырау моңнары» җыры билгеле җырчылар Илфак Смаков, Илһам Шакиров, Зәки Мәхмүтов, Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Рөстәм Шакиров һ.б. башкаруында 50 елдан артык яши һәм күп буыннарны рухландыра[10]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Шәхси тормышы1972 елда Борайда музыка мәктәбендә эшләгәндә өйләнгән. Хатыны Рәсимә (хәзер мәрхүмә). Кызы Вәсилә Борай авылында 1нче балалар бакчасында эшли[6]. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia