Кулаклар![]() Кулаклар яки байгуралар — Октябрь инкыйлабына кадәрге Россиядә таза тормышлы крестьяннәрнең атамасы. Кулаклар эре биләмәләргә һәм җитештерү чараларына (капитал) хуҗа булып, ялланма хезмәт белән файдаланган. XX гасыр башында алар Россия крестьян хуҗалыкларның 20% өлешен иткән һәм тауар игененең 50% өлешен җитештергәннәр. Беренче бөтендөнья сугышы вакытыныда кулаклар саны кимәя, әмма 20-елларда (Ленин башлаткан НЭП сәясәте заманында) алар үз хәлен ныгыта. 1920-елларның ахырында (Сталин җитәкчелегендә) «кулакларны сыйныф буларак юк итү» сәясәте алып барыла (ССРБдагы күмәкләштерү). 1930 елның 30 гыйнварында ВКП(б) ҮК үзенең «Тоташ коллективлаштыру үткәрлегән районнарында кулак хуҗалыкларны юк итү буенча чаралар турында» карарын кабул иткән. Шул карарында кулаклар өч категориясенә бүленгән:
18-60 яшьтәге хезмәткә яраклы ирләр булмаган, шулай ук партиядә, комсомолда әгъза булып торган, ЭККГ-дә хезмәт иткән, кызыл партизан булган һәм революция хәрәкәтендә катнашкан кулак гаиләләре әгъзалар сөргенгә дучар булмаганнар. Кулаклар барлык категория граждан хокуклардан мәхрүм ителәләр, милке тартып алына. 1932 елда кулакларның граждан хокукларын торгызуы башлана. 1934 елның 27 маенда кабул ителгән ССРБ ҮБК-ның «Элекке кулакларның граждан хокукларны торгызу тәртибе турында» карары буенча кулакларга граждан хокукларны кайтару практикасы киңәя. Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia