Вәсимә Хәйруллина
Вәсимә Хәйруллина, Вәсимә Лотфулла кызы Хәйруллина (ире фамилиясе буенча Талипова, 1943 елның 28 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Чураш) — шагыйрә, балалар язучысы, укытучы. РСФСРның атказанган укытучысы (1991). 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Хәниф Хәйруллин исемендәге премия лауреаты (2021). Тәрҗемәи хәле1943 елның 28 октябренда ТАССР, Ворошилов районы (1957 елдан Яңа Юл, 1959 елдан Сарман районы) Чураш авылында күмәк хуҗалык рәисе гаиләсендә өлкән бала булып туган. Әнисе Гөлҗиһан, энеләре Рафаэль, Вәсим, сеңелләре Шәмсия, Сәкинә. Карашай Саклау авылы мәктәбен (1958), Минзәлә педагогика укуханәсен (1964), читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын (1969) тәмамлаган. Пенсиягә чыкканчы Сарман районы Карашай-Саклау урта мәктәбендә рус теле укытучысы, директор урынбасары, Чураш мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Иҗаты![]() 1960-еллардан бирле иҗат белән шөгыльләнә, беренче шигырьләре Сарман районы газетасы, «Азат хатын» журналында басыла. Вәсимә Хәйруллина, өлкәннәр акылы белән, сабыйлар дөньясында табигый итеп, яратып, аларның балалыгыннан тәм табып яши белүче шагыйрә. В. Хәйруллина шигырьләренең уңышы – гадилектә. Баланың самими җаныннан үзе дә сизмәстән агып чыккан кызык сүзләр-вакыйгалар, һәр нәрсәне үзенчә күрү, төп-төгәл үз исеме белән атау кебек сокландыргыч мизгелләр – бик тормышчан, бик гади итеп, җырлап торган шигъри юлларга салынган. Әсәрне уку дәвамында аларның һәркайсы төсле дә, хәрәкәтле дә картина булып, күз алдыннан йөгерә. Чын мәгънәсендә һәрбер чәчәгендә кояш эленеп торган, һәрбер кош-корты, хайван-җәнлеге белән күңелне әсир иткән гүзәл авыл тормышы, балачак иле җанлана. Шигырьләре нәфис лирикага да, сүз уйнатуга да, халыкчанлыкка да корылган. Арада халык авыз иҗаты булып китәрдәй, фольклорга тартымнары да байтак: табышмаклар, эндәшләр, тел көрмәкләндергечләр, тизәйткечләр һ.б. Шагыйрә искиткеч күзәтүчән. Табигатьнең һәр җан иясе, һәр чәчәге, агачы турында әйтер сүзе, үз сүзе бар аның.[1] Шагыйрәнең бала психологиясен тирән белүе һәм андагы һәр үзгәреш мизгелен тотып тасвирлый алуы ачык тоемлана. В. Хәйруллина шигырьләрендә юмор нечкә дә, үтемле дә. Аларда бернинди кычкырып торган үгет-нәсихәт тә юк, әмма гаиләгә, якыннарына булырга тиешле җылы мөнәсәбәт, туганлык, үзара дуслык һәм ярдәмләшү мәсьәләләре балага гади генә итеп аңлатыла[2]. Китаплары
Балалар өчен язган унөч, олылар өчен өч җыентык һ. б. авторы. Аның сүзләренә күп кенә җырлар язылган (Гөлдания Хәйруллина, Илсөя Бәдретдинова һ. б. җырчылар репертуарында). Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Әдәбият
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia