Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари
Габдерәхим Утыз Имәни – татар шагыйре, фикер иясе. БиографияУтыз Имәни 1754 елда хәзерге Татарстанның Чирмешән районы Яңа Кади авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе, Госман бине Сәрмәки, чыгышы белән хәзерге Лениногорск районының Тимәш авылы кешесе, ә әнисе (кайбер мәгълүматларга караганда, аның исеме Гафифә булган) Утыз Имән авылы кызы булып, өйләнешкәннән соң алар Тимәш авылында яши башлыйлар. Ләкин Габдерәхим туганчы ук Госман үлеп китә. Ярдәмчесез калган яшь хатын янәдән үзенең туган авылы Утыз Имәнгә кайта. Һәм шунда, әтисе йортында, бала таба. Берничә елдан соң, ул үзе дә дөнья куя. Шулай итеп, Габдерәхим, сабый чагында ук, ата-анадан ятим калып, туган тиешле бер җиңгәсе кулында тәрбияләнә.
1898 елда Кашшафетдин әс-Сөлеки шагыйрьнең шигырьләрен туплап, Казанда Кәримовлар матбагасында “Китабы мөһиммәт әз-заман” дигән җыентык чыгарган. 2011 елны Гай шәһәре районара прокуратурасы (Ырынбур өлкәсе) мәхкәмәдән Габдрәхим Утыз-Имәни язган «Җәваһир әл-Бәян» әсәрен экстремистик әдәбият исемлегенә кертерүне таләп иткән.[1] Хәтер
Шулай ук карагызЧыганаклар
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia