Утыз Имәни мәчете (Яр Чаллы)
«Утыз-Имәни» мәчете — Яр Чаллы шәһәрендә 14нче булып ачылган мәчет. Тарих2014 елда Яр Чаллының Комсомол районы Мәләкәс аръягы бистәсе 27нче комплексында Утыз Имәни исемендәге мәчет төзелә башлый. Мәчет төзелеше өчен кирәкле 57 сутый җирне шәһәр башкарма комитеты бүлеп бирә. Сазлык урынга туры килгәнгә, нигезгә 12 метр озынлыктагы 49 тимер-бетон субай сугарга туры килә. Мәчет фундаментын «Камгэсэнергострой» оешмасы өеп бирә. Мәчет төзелеше туктап калгач, Яр Чаллы эшмәкәре, Eurogroup компанияләре төркеме директоры Алексей Миронов 10 млн сум акча бирә, үзе төзелешне тәмамлый. Мәчет төзелешенә барлыгы 2 ел 6 ай китә. Башлап йөрүчесе — Салихҗан хәзрәт Гайниев, Утыз Имән (Яңа Кади) авылында туган, «Камгэсэнергострой» генераль директорының элекке урынбасары, Яр Чаллы шәһәренең шәрәфле ватандашы [1]. 2016 елның 19 ноябрендә мәчетнең тантаналы ачылышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Яр Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Яр Чаллы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Хәлимов, Габдерәхим Утыз Имәни якташлары – Чирмешән һәм Ленингороск районнары рәсми делегацияләре катнаша[2]. БинаМәчет 150 гыйбадәт кылучыны кабул итә ала. Ике катлы итеп ак кирпечтән төзелгән, яшел түбәле бина. Мәчеткә киң биек баскычтан менәсе. Беренче катта ир-атлар өчен намаз залы (105 кешелек) һәм гардероб. Икенче катта (тыштан аерым керү юлы булган) хатын-кызлар өчен намаз залы (45 кешелек) һәм имам бүлмәсе. Аскы катта – уку бүлмәләре урнашкан. Мәчет территориясендә киләчәктә кунак өе, имам йорты төзеләчәк. Бина диварында истәлек тактасы беркетелгән[3]:
Моны да карагызИскәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia