Галимҗан Акчурин
Галимҗан Акчурин (Галимҗан (Азимҗан) Кәлимулла улы Акчурин, 1895, Усть-Рахмановка, Красный-Слабут өязе, Пенза губернасы, Россия империясе — 1933, Мәскәү, СССР) — фирка эшлеклесе һәм шагыйрь. Кышкар мәдрәсәсендә, 1910 елдан Казанның "Касыймия" мәдрәсәсендә укый.[1] Октябрь иныйлабына кадәр лирик шигырьләре «Сөембикә», «Шура» журналларында, «Йолдыз» гәҗитендә басыла; шуннан тыш, Акчуринның Пушкин, Лермонтов әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткәнлеге билгеле. 1914 елдан Урта Азиядә: ТөркАССР ҮБК әгъзасы (1918-1919), Харәзем комунистлар фиркасенең ҮК беренче сәркәтибе (1920), ТаҗАССР финанс халык комиссары (192?). 1926-1928 елларда ТАССР финанс халык комиссары урынбасары. 1930 елдан Ташкәнт ВКП(б) тарихы фәнни-тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia